tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенә гаризалар инде кабул ителә башлады.

2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.

Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр [email protected] электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.

mc-idel.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*