tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела
Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела

Илгиз Зәйниев пьесасы эскизы буенча Мәскәүдә Хуҗа Насретдин турында спектакль куела

Танылган режиссер Тимур Бекмамбетов Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин турында спектакль куячак. Бу хакта театр аккаунтында аның директоры Евгений Миронов хәбәр иткән.

Татарстанда Хуҗа Насретдин спектакленең эскизы «Свияжск АРТель» иҗат лабораториясе кысаларында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган иде. Хуҗа Насретдин ролендә Эмиль Талипов уйнады.

Милләтләр театрында Хуҗа Насретдин ролен Константин Хабенский башкарачак.

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев бу хакта ишеткән булуын, әмма үзендә әлегә төгәл мәгълүмат булмавын әйтте. 
Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*