tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Һадиуллин: «Туган телләрне саклау һәм үстерү институты эшли башлый»
Илсур Һадиуллин: «Туган телләрне саклау һәм үстерү институты эшли башлый»

Илсур Һадиуллин: «Туган телләрне саклау һәм үстерү институты эшли башлый»

17 декабрьдә Татарстан Фәннәр академиясендә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышы узды. Чараны комитет рәисе Разил Вәлиев ачып җибәрде һәм алып барды.

Татар халкының тарихын барлау һәм саклау, туган телләрне укыту концепциясе, педагогик кадрларны әзерләү, дәреслекләр бастыру – утырышта менә шундый бик әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде. Разил Вәлиев әйтеп үткәнчә, хәзерге вакытта татар халкының тарихи мирасын тегендә-монда тарткалау, үзләштерү бара. “Мәсәлән, күптән түгел генә казах галимнәре килеп, Сөембикә тарихын өйрәнеп киттеләр, нәтиҗәдә, “Сөембикә – казах кызы” дигән әсәр туды, Астананың бер урамы татарның асыл кызы исемен йөртә башлады” – диде ул.

Әлбәттә, мондый тарихи тайпылышлар килеп тумасын өчен татар милләтенең тарихын дөнья күләмендә саклап-барлап торырлык көчле, укымышлы, берничә тел белә торган үз галим-голәмәләребез булырга тиеш. Әлеге фикер һәр чыгыш ясаучы авызыннан яңгырады. ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, ТР ФА мөхбир-әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин безнең галимнәр арасында атаклы мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани әсәрләрен оригиналда укый алучы да юк бугай, диде.

Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә үзенең төп чыгышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Сәлахов Мәгъзүм Хәлимулла улы да тукталып узды. “Бүген бигрәк тә фән докторларын әзерләү катлаулы,” – диде ул.

Татар теленең киләчәге нинди булачак? Менә бу четерекле, әмма бик күпләр уенда бөтерелгән сорауга җавап ТР Мәгариф һәм фән министры беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Һадиуллин чыгышында яңгырады.

Министр урынбасары сүзен 2018 ел дәвамында Л.Толстой һәм Ш.Мәрҗанига багышлап үткәрелгән чаралар белән таныштырудан башлады. Бөек рус язучысының иҗатын искә алу, популярлаштыру өчен хөкүмәттән 8 млн. сум акча бүленеп бирелгән, Ш.Мәрҗанига багышланган чараларга 6 млн. сумнан артык акча тотылган. Үткәрелгән чаралар да бик үзенчәлекле һәм саллы: әлеге бөек шәхесләргә багышланган укулардан, ачык дәресләрдән, фәнни-гамәли конференцияләрдән алып, бюст һәм һәйкәл ачылуга хатле…

Татар теленә килгәндә – РФ Президенты Указы белән туган телләрне барлау һәм саклау буенча махсус фонд төзелгән.

– Татар телендә дәреслекләр нәшер итүдә әлеге фонд үзенең ярдәмен күрсәтер дип өметләнәбез, – диде И.Һадиуллин. – Шулай ук 2019 елның 1 гыйнвареннән Мәскәүдә туган телләрне саклау һәм үстерү буенча институт эшли башлаячак. Институт педагогика хезмәткәрләрен әзерләү һәм квалификациясен күтәрү академиясе базасында ачыла. Дөрес, институтның структурасы турында әлегә төгәл белмибез.

Узган атнада Санкт-Петербургта узган туган телләрне укыту концепциясе буенча эшче төркем утырышында катнашып, үз тәкъдимнәребезне җиткереп кайттык. Туган телләрне укыту һәм туган телдә белем бирүнең чынлыкта нинди булырга тиешлеген аерып күрсәткән документ булу белән дәреслекләр өстендә эш башланачак. Әлеге миссияне Фәннәр академиясе, КФУ, Мәгарифне үстерү институты, Чаллы педагогия университеты бергәләп башкарачак. 2019 елның 1 сентябренә яңа буын дәреслекләре һәм методикасы әзер булыр, дигән ышаныч бар.

magarif-uku.ru

Фото: gossov.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*