tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кариев театрындагы премьерадан соң: күңелләрне корт басмасын, көнләшеп харап булмагыз!
Кариев театрындагы премьерадан соң: күңелләрне корт басмасын, көнләшеп харап булмагыз!

Кариев театрындагы премьерадан соң: күңелләрне корт басмасын, көнләшеп харап булмагыз!

Кариев театры яңа театраль сезонын артист, драматург, режиссер Фәнәвил Галиевне искә алып, «Корт» спектакле белән ачты. Рәхәтләнеп көлдерде әсәр, ләкин күңелдә моң калды. Сагыну һәм чын талантка соклану калды. Исән булса, Фәвәнил Галиевкә 60 яшь тулган булыр иде.

Яшьләрчә дәртле музыка белән каршы алды театр. Һәм үзенә Камал, Тинчурин театры артистларын, язучыларны, җәмәгать эшлеклеләрен җыйды. Спектакльдән соң бик күпләр үзенең истәлекләре белән бүлеште. Барысы да диярлек җылы, сагыну катыш истәлекләрен, ул безнең арада, дип түгәрәкләде. Шулай булмый ни, иҗади мирас, нәсел калдырган шәхес ләбаса ул. Хәния Фәрхи белән уртак кызлары Алия дә әтисенең искә алу кичәсендә утырды, спектакльне яратып карады. Хатыны Әминә Галиева белән кызлары Адилә гомумән, театр сезонын ачык дип игълан итте.

Спектакль бик гади, безнең тормышыбыздан алынган вакыйгалардан тора юкса. Ә нинди көлке һәм сагышлы үзе. Авылда Хәйдәр атлы ялгыз ирнең бәрәңгесендә корт юк, башкаларныкында бар. Мин аларны җыям, ди герой, аңа ышанучы гына юк. Вакыйгалар шулкадәр куерып китә ки, Хәйдәрнең бәрәңге бакчасы да пыр туза, үзе дә харап була яза. Фарс инде, ә бит ышандыра! Бәрәңге корты кемнең генә җанын ашамаган лабаса ул!

Хикмәт аның халыкчанлыгында ди, театрның баш режиссеры Ренат Әюпов:

– Фәнәвил бу театрда 20 елдан артык эшләде. Актер буларак та, драматург буларак та зур мирас калдырды. Пьесалары арасыннан миңа иң якыны – «Корт». Бер фразасы белән генә дә үзенә тартып тора торган әсәрләр була. «Корт» шундыйларның берсе. Фәнәвил – халыкчан драматург, аның теле бик матур. Спектакль комедия-фарс жанрында куелды. Адәм баласының җитешсезлекләреннән яратып көлә белергә дә кирәк. Фәнәвилдә андый самоирония бар. Аннары ул ясалма түгел. Гомер бит бер генә килә. Ходай Тәгалә биргән шушы вакытны файдалы итеп үткәрә белергә, рәхәтен күреп яшәргә кирәк. Ә без бер-беребездән көнләшеп, нәфес колы булып, тормышның мәгънәсен юкка чыгарабыз. Фәнәвил гомерне заяга уздырмагыз дип кисәтә дә инде. Бу пьеса пандемия шартларына да бик туры килә. Җаннарны сафландыра ул. Җитешсезлекләребезне күреп, аларны бетерү өстендә эшләсәк, милләтнең көчен ныгыта алабыз. Комедия – бу җәһәттән үтемле алымнарның берсе.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов пьесаның язылу тарихын искә алды:

– 1989 елда бу әсәрне без актерларның Матюшинодагы ял йортында укыган идек. Аңа бик күр режиссерлар игътибар итте һәм беренче тапкыр әлеге әсәр Чаллы театрында куелды. Фәнәвил ул – бар яктан талантлы егетебез. Тинчурин театрының режиссеры булып эшләде, алар төркеме Кариев театрын халыкка чыгаручылардан булды. Тыныч, акыллы, талантлы егетебезне бик сагынабыз.

Рабит Батулла җылы истәлеге белән залда утыручыларның күзләрен яшьләндерде:

– Мине заманында күчмә театрда баш режиссер итеп куйганнар иде. Репертуар оештырырга кирәк, заманави пьесалар бөтенләй юк. Ерактан эзләгән якыннан тапкан дигәндәй, берзаман ике артистыбыз ике пьеса язган. Берсе – Данил Салихов, икенчесе – Фәнәвил Галиев. Алар икесе дә репертуарга керде һәм ике егет шуннан үсеп драматург булып киттеләр. Фәнәвилнең беренче пьесасы «Элмәктәге язмыш» – наркоман хатын турында трагедиягә якын драма иде, аннары комедияләр яза башлады. Минем укучым Хәния Фәрхи шулай ук театрга эшкә килде һәм алар өйләнештеләр. Моңа бик нык сөендем. Хәния ул вакытта әле Фәрхи түгел, ләкин аларның таланты инде сизелә иде. Фәнәвилнең иҗаты ике канатлы. Берсе аның – драма әсәрләре, икенчесе – комедияләр. Аның кызы калды, Фәнәвил үзе вафат булса да, ул безнең арада һәм ике канатта оча. Рәхмәт аңа зур мирас калдырганы өчен.

Драматургның кызы Алия дә хисләр дулкынында иде. Ул әтисенең күргәзмәсен дә карап йөрде, спектакльне дә яратып караганы турында сөйләде.:

– Беләсезме, хисләремне әле бер фикергә тезеп әйтә дә алмыйм. Һәм әйтергә кирәк өчен генә әйтәсем дә килми. Ихлас булырга кирәк. Спектакль дә шул турыда бит. Һәрбер кешегә вакыт-вакыт туктап, уйланырга, мин әле дөрес эшлимме, мин дөрес юлдамы дип,  сораулар бирергә кирәктер…

Кариев театрының премьерасы турында Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина да үз фикерен белдерде:

– Матур, бәхетле башланган иде икесенең дә иҗат юлы. Ләкин дигән бер сүз язмышларның юлын чуалта да куя шул. Ике көчле шәхес бер агым белән акса, диңгез хасил булыр иде дә бит… Язмышлар, ялгышлар… Кариев театрының тышкы күренеше генә түгел, эче дә искиткеч матур икән. Берничә актеры белән якыннан аралашкач, шуны аңладым. Алар үз театрларын шулкадәр яратып сөйлиләр. Гүзәл ханымның (Гүзәл Сәгыйтова – театрның директоры. – Ред.) бар нәрсәне җиренә җиткереп, һәр актер, хезмәткәрен тоемлап эшләгәне күренә. Фәнәвил Галиевнең рухы шат булсын, аның якты истәлеге онытылмасын иде. Театрның киләчәге якты, гомерле булсын.

Эчкерсез, матур итеп ачты яңа сезонын театр. Күңелләрне корт басмасын, көнләшеп харап булмагыз, дип тә кисәтте. Пафоссыз, ихлас, җанлы әсәрләр шулкадәр сагындырган икән шул.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*