tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кайсы юлны сайлыйбыз?
Кайсы юлны сайлыйбыз?

Кайсы юлны сайлыйбыз?

Татар милләтенең үсеш стратегиясен төзегәндә без иң беренче чиратта кая таба бару юлыбызны билгеләргә тиеш булабыз. Ә юл бер генә түгел, – шуны истә тотарга кирәк. Кешелек дөньясының соңгы ике-өч гасыр тарихыннан күренгәнчә, сүзне ким дигәндә өч зур юл, өч цивилизацион вариант турында алып барырга мөмкиндер.

Кыскача гына булса да бу юлларны атап үтик. Беренчесе – урта гасырлар чорының ахырына карый, бу феодаль абсолютизм дәвере, аның идеологиясе – клерикализм, консерватизм. Икенче вариант – урта гасырлардан, феодализмнан яңа гасырга, капитализмга күчү; аның идеологиясе – либерализм, секуляризм. Өченче вариант – капитализмнан социализмга күчү юлы. Аның идеологиясе – марксизм, коммунизм, атеизм.

Мәсәләгә хронология күзлегеннән карасак, беренче вариант 18 гасыр – 19 гасырның беренче яртысына туры килә. Икенчесе: 19 гасырның икенче яртысы – 20 гасырның башы. Һәм өченчесе 1917 елгы Бөек Рус революциясеннән соңгы чорга карый. Ә инде мәсәләне сыйнфый яктан күзалласак, урта гасыр җәмгыяте башында без феодалларны, аристократияне күрәбез, икенче чорда – капиталистларны, буржуазияне, өченчесендә – эшчеләр сыйнфын, хезмәт ияләрен.

Бу юллар – вариантларның һәммәсе дә безнең халкыбызга таныш. Рәсәйнең бүтән халыклары белән бергә без әйтеп киткән тарихи баскычларны бер-бер артлы атлап үткәнбез. Түбәннән югарыга, тоткынлыктан иреклеккә, караңгылыктан яктылыкка атлаганбыз, күтәрелгәнбез.

Әлбәттә инде, бу тарихи юлларны үтү җиңел булмаган. Кан да коелган, тир дә түгелгән, тайпылышлар-хаталар күп булган. Шулай да бу – җәмгыятьнең, кешелек дөньясының алга баруында кирәкле баскычлар.

Дөрес, 20 гасырның ахырында Рәсәйдә өченче баскыч – вариант – социализмнан – баш тарттылар. 1917 елның октябренда сайлап алынган юлны ялгыш юл дип игълан иттеләр. Янәсе, совет властен, социализмны “явыз” большевиклар безгә алдап-көчләп тактылар, төрле бәхетсезлекләргә, ахыр чиктә – тупикка илтә торган юлга этәрделәр. Әле инде бу хатаны төзәтү вакыты җитте, имеш.

Совет чорында туып-үскән, шул вакытта яшәгән кеше буларак, шуның өстенә – Бөек Октябрь революциясе, социализмга күчү дәвере турында озак еллар дәвамында фәнни – тикшеренү эшләре алып барган галим буларак, мин бу фикерләрне инкарь итәм. 1991 елдагы катастрофа 1917 елны сайланган социализм юлының ялгыш булуы турында түгел, ә КПССның соңгы еллардагы бюрократик җитәкче даирәләре җибәргән зур хаталары турында сөйли. 1917 елны Рәсәй халкының, шул исәптән татар халкының да, абсолют күпчелеге аңлы рәвештә социализм юлын сайлап алган, һәм бу табигый, дө рес юл булган. Татар халкының бөек шәхесләре – Габдулла Тукай һәм Хөсәен Ямашев, Галимҗан Ибрагимов һәм Мулланур Вахитов, Хади Такташ һәм Муса Җәлил, һәм бик күп башкалар социалистлар булганнар. Моны һичничек тә онытып булмый.

Әлбәттә инде, совет чорында хаталар, хәттә җинаятьләр дә, зур-зур югалтулар да булган. Әмма матур гамәлләр, казанышлар һәм җиңүләр ничә-ничә мәртәбә күбрәк буглан. Сәнәгать, икътисад, хәрби көч өлкәләрендә генә түгел, мәгърифәт, мәдәният, кешеләр һәи милләтләр аралашуы кебек әйберләрдә дә моны без ачык күрәбез.

Соңгы ике дистә ел дәвамында капитализмга кайту юлында казанышларга карата югалтуларыбыз шактый күбрәк. Шул исәптән милли тормыш, рухи тормыш өлкәләрендә дә. Совет власте елларында татарларның саны бертуктаусыз арта барган, а татар кешесе булып, татарча белмәгән кешеләр саны бик аз булган. Ә хәзер?

Совет чорында аллага ышанган татар кешеләренең саны күп булмаган, шул ук вакытта дини экстремизм дигән нәрсә дә булмаган. Ә хәзер? Ничә мең мәчет-мәдрәсә эшләп килә, имамнар саны ишәя бара, шул ук вакытта мөселман өммәте дини фанатизм, экстремизм кебек чирләрдән арына алмый газаплана. Татарстан хакимияте бу мәсәләдә үзенең өметен Болгар ислам академиясенә, аны бетереп чыккан югары квалификацияле дин белгечләренә баглый. Әмма тиеш нәтиҗә булырмы икән?

Миңа бу очракта Рәсәй хакимияте коррупциягә каршы алып барган көрәш искә төшә. Прокуратура, полиция, ФСБ ришвәтчеләре, кулга алып, төрмәгә утырта тора, ә эре капитал, олигархия чиновникларны акчага сатып алуны туктатмый, дәвам итә. Сазлыкта чебен-черки бертуктаусыз үрчи ләбаса.

Нәкъ шулай ук дин дә, ялган идеология буларак (исегезгә төшерәм: Габдулла Тукай үз заманында динне “чергән дивар” белән тиңләгән иде), кешелек дөньясын ахлаклыктан да, комсызлыктан да, көнләшү-нәфрәттән дә чистарта алмый. Моның өчен җәмгыятьне нигезләреннән алып үзгәртертеп корырыга кирәк!

Озын сүзнең кыскасы, безнең алга таба бару юлыбыз социализм булырга тиеш. Бу –иң гадел, иң кешелекле (гуманный), чын мәгънәсендә демократик, халык власте юлы.

Фрид Рашитов, тарих фәннәре

докторы, профессор, Татарстан

Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы

(Сарытау шәһәре)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*