tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә
Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә

Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә

Казанның үз хәләл торты барлыкка килде, аны WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына сата башларга планлаштырылар. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мондый тортны моннан 50 ел элек ясарга тырыштылар, ул чакта ул җиңел эремчекле кремлы һәм кипкән җиләк-җимешле уалучан корждан тора иде. Без уалучан камырны миндаль бисквит белән алыштырдык һәм милли тәм-томнарны өстәдек. Бер каты чәкчәктән, икенчесе –  гөбәдия өчен кулланыла торган корт, күрәгә, караҗимеш кулландык. Барысын да бер тортка берләштердек», — дип сөйләде Татарстан шеф пешекчесе Николай Велесов.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстан башкаласында башка дөнья башкалалары белән беррәттән үзенең исемле торты барлыкка киләчәк. «Прага» торты, Тула прәнниге, Киев торты һ.б. кебек десертлар һәркемгә таныш.

Хәзер «Казан» торты «Хәләл» стандарты буенча комитетта һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә мәҗбүри сертификация уза. Велесов «хәләл» стандартларына туры килү билгесен алу өчен әзерләнгән вакытта ясалма компонентлар, буяулар һәм өстәлмәләр кулланудан качарга кирәклеген аңлатты.

Торт калорияле килеп чыккан, чөнки 100 г продуктта 500 ккал бар. Табигый продуктлар куллану аркасында эшләнмәнең яраклылык срогы нибары 72 сәгать тәшкил итә.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*