tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Кәрим Тинчуринны искә алдылар
Казанда Кәрим Тинчуринны искә алдылар

Казанда Кәрим Тинчуринны искә алдылар

2019 елның 15 сентябрендә татар театрына нигез салучыларның берсе, бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга 132 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан әдипнең туган көнендә,  Казанның Архангел зиратында Кәрим Тинчуринның каберенә чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылды.

Әлеге зиратта 1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела куелган. Анда Кәрим Тинчурин исеме дә бар. Чарада Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры труппасы катнашты, дип хәбәр ителә театрның социаль челтәрдәге төркемендә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*