tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Республика көненә багышланган «Татар киносы атналыгы» узачак
Казанда Республика көненә багышланган «Татар киносы атналыгы» узачак

Казанда Республика көненә багышланган «Татар киносы атналыгы» узачак

23 нче августтан 31 нче августка кадәр тамашачылар «Мир» кинотеатрында соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны күрә алачак.

«Татарстан киносы атнасы»н ачу тантанасы Аксенов скверында 23 нче августка билгеләнгән. Шул ук кичтә «Мир» кинотеатрында Салават Юзеевның «Шиһаб хәзрәт» дип исемләнгән документаль фильмы кинотасма исемлеген ачып җибәрәчәк. Картина бөек татар фикер иясе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани белән бәйле урыннар буенча велосипед экскурсиясе форматында төшерелгән.

24 нче августта тамашачыларга Татарстанның иң популяр киноларының берсе – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскәровның Туфан Миңнуллин әсәре буенча төшерелгән «Мулла» фильмы тәкъдим ителәчәк. Тамашачылар соравы буенча фильм рус теленә тәрҗемә ителгән. «Мулла»ны Мисыр, Италия, Финляндия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан тамашачылары да яратып кабул итте.

25 нче августта «Мир» кинотеатры яшь тамашачыларны балалар өчен «И в шутку, и всерьез» юмористик кыска метражлы телесериалны карарга чакыра. Шул ук көнне тамашачыларны Алексей Барыкинның «Водяная» – Россия прокатына чыккан Татарстан фильмы сөендерәчәк.

26 нчы августта Рабит Батулланың «Гафу ит, әнием» пьесасы буенча төшерелгән «Инсаф» фильмын күрсәтү планлаштырылган. Режиссер – Фәрит Дәүләтшин.

27 нче августта кыска метражлы фильмнар күрсәтү башлана. Тамашачы XV Казан кинофестивале вакытында премьерасы булган «Остазбикә» (режиссеры Ренат Кәримов-Сайга) фильмын күрәчәк. Моннан тыш Насур Юрушбаев һәм Әмир Галиәскәровның «Отчий дом» актуаль драмасының куелышы көтелә.

28 нче августта эстафетаны Әмир Галиәскәровның яшәү һәм үлем мәсьәләсендә катлаулы кеше сайлавы турындагы «Волчий яр» фильмы дәвам итәчәк. Тамашачыларны шулай ук Рафил Галимуллин һәм Марсель Мәхмүтовның гади авыл малае һәм чын ирләр дуслыгы турындагы «Җиде малай» татар комедиясе дә сөендерәчәк.

29 нчы августта тамашачыларны Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын карарга чакыралар.

30 нчы августта режиссер Светлана Серованың «LaPrimavera» фильмы тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Илшат Рәхимбайның Гөлзада Сафиуллина турындагы «Сложный узор» дигән кыска метражлы документаль фильмын бәяләү мөмкинлеге булачак. Ике кинотасманың да премьерасы XV Казан кинофестивалендә узды.

«Татарстан киносы атнасы» Илшат Рәхимбайның «Әпипә» музыкаль комедиясе премьерасы белән тәмамланачак. Бу Татарстанның беренче музыкаль кинокомедиясе. Фильмда күп санлы татар эстрадасы һәм татар театрлары йолдызлары катнашты: Фирдүс Тямаев, Elvin Grey, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә» триосы, «Фәридә-Алсу» дуэты, Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзатуллин һәм башкалар.

«Татарстан киносы атнасы» программасындагы барлык фильмнарны да аларны иҗат итүчеләр тәкъдим итә. Һәр спектакльдән соң тамашачыларны иҗади очрашу көтә, анда алар фильм төшерү төркемнәре вәкилләре белән аралаша алалар, дип хәбәр итә оештыручылар.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*