tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Сабан туе алдыннан җигүле атлар белән бүләк җыячаклар
Казанда Сабан туе алдыннан җигүле атлар белән бүләк җыячаклар

Казанда Сабан туе алдыннан җигүле атлар белән бүләк җыячаклар

21 июнь көнне сәгать 11.00 дә Казан буйлап бизәлгән атларда бүләк җыю йоласы башкарылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов хәбәр итте.

Җигүле атлар “Корстон” комплексыннан алып, Карл Маркс урамы буйлап, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрына киләчәк. Анда аларны театр артистлары һәм Казан җитәкчеләре сәламләячәк. Алга таба Пушкин, Татарстан урамнары буйлап хәрәкәт итү планлаштырыла.

Икенче тукталыш Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында булачак. Анда театр артситлары “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек күрсәтер дип көтелә. Соңгы тукталыш исә Иске Татар бистәсендә булачак. Бүләкләрне шунда да тапшырырга мөмкин.

Казан шәһәре һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренчә, бу йоланы Казанда ел саен үткәрү планлаштырыла.

“Без әле күптән түгел генә предприятиеләр җитәкчеләре белән очрашуны төгәлләдек. Алар барысы да бу тәкъдимне кабул итте. Алар үзләрен рекламалауны максат итеп куймый”, – ди Галина Шәрәфетдинова.

Хәзер йола шәһәрнең үзәк урамнарында гына үткәрелә. Әмма предприятие вәкилләре Казанның башка районнарында да Сабан туена бүләк җыюны үткәрергә тәкъдим иткән. Кече һәм урта бизнес вәкилләре дә бу чарага өлеш кертергә теләге булуын белдергән.

Лилия Локманова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*