tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда сигезенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды
Казанда сигезенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды

Казанда сигезенче тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узды. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле турында фикер алыштылар.

Чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашты. Форумның беренче көнендә яшьләр өчен Казанның татар урыннары буенча экскурсия оештырылды, округлар буенча эшлекле танышу үтте.

Икенче көн

2 август көнне башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең актлар залында форумның ачылышы – пленар утырыш башланып китте.

Бөтен дөньядан җыелган яшьләргә үгет-нәсихәт сүзләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте. Ул татар яшьләре форумы делегатларына: Сез шушы берничә көн эчендә үзегезне күрсәтергә, фикерләрегезне җиткерергә тиешсез, – дип белдерде.

Утырышта чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин ике ел элек узган форумнан соң нинди эшләр башкарылганлыгы турында хисап тотты.

“Корстон” сәүдә-күңел ачу бинасында 20 ләп татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләрен үстерүгә, гомумән, татар милләтен саклауга юнәлдерелгән проектлардан торган “Проектлар аллеясе” тәкъдим ителде. Бөтендөнья конгрессының Милли шура рәисе һәм Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров әлеге аллея белән танышып чыкты. Соңрак Округлар буенча проектлар сессияләре эшләде.

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының икенче көне «Калеб» яңа буын җыены тарафыннан оештырылган кичә белән тәмамланды. Әлеге чарада делегатлар татар биюенең күп кенә нечкәлекләренә төшенә алдылар. Татар яшьләренә үзенчәлекле мастер-классны Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары уздырды.

Өченче көн

3 нче август көнне форумның эшлекле программасы Универсиада авылында дискуссион мәйданчыкларда дәвам итте.

“Тел һәм милли мәгариф” секциясе җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов “Сәлам” уку-укыту әсбабын мәктәпләргә тарату һәм туган телне аның ярдәмендә өйрәнү, Татарстанның һәр районында сәләтле балалар өчен татар телендә белем бирүче мәктәпләр булдыру, татар телле ата-аналар конференциясен булдыру, татар телен сайлаганнар өчен стипендиаль фонд булдыру һ.б. тәкъдимнәрне җиткерде.
“Бизнес” секциясе җитәкчесе Батыр Харисов татар эшмәкәрлеген үстерү мөһимлеген ассызыклады. Бу зур эшләр башкарырга ярдәм итәчәк. Тарихтан беләбез, зирәк, акыллы бабаларыбыз эшмәкәрлектә үз-үзен күрсәтеп, төрле өлкәләрне үстерергә ярдәм иткән.

“Тарихи хәтер” секциясе дә бик кызыклы һәм файдалы узуы ассызыкланды. Милләт буларак безне тарихи хәтер саклап кала ала, диде секция модераторы. Аның сүзләренчә, тарихчыларны үстерергә, татар халкының 2030 елга һәм 2050 елга үсеш стратегиясен төзергә, экспертлар шурасын булдырырга, татар урбанистика дигән концепциясен эшләргә, җанисәптә тарихчыларны катнаштырырга, татарлар яшәгән төбәкләрдә тарихи агарту клубларын булдырырга һ.б. кирәк.

“Яңа мәдәният” секциясе җитәкчесе Рәдиф Кашапов мәйданчыкта татар әсәре нинди булырга тиешлеге турында фикер алышу баруын әйтте. Тәкъдимнәрдән он-лайн китапханә булдыру кирәклеген әйтте, яшьләргә татар булып эшләргә түгел, татар булып калырга кирәк дигән фикерне яңгыратты.

“Татарстанның яшь илчеләре” мәйданчыгы турында Гүзәлия Гыйниятуллина сөйләде. Чит илләрдәге вәкилләр белән эшләүне күздә тоткан бу проект хакында сөйләнде. Чит илләрдә булачак илчеләр билгеләнде. Алар Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын үз илләрендә үстерергә ярдәм итәчәк.

Соңрак форум делегатлары Совет һәм россия астрофизигы, РФА академигы, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Рәшид Сөняев лекциясен тыңлады һәм сигезенече Бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышында катнашты.

Пленар утырышның дәвам өлешендә Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды. Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев әлеге вазыйфага янә Тәбрис Яруллин кандидатурасын хупларга тәкъдим итте. Башка кандидатлар булмады, нәтиҗәдә, делегатлар бертавыштан Тәбрис Яруллин өчен тавыш бирде. Шулай ук 50 кешедән торган Бөтендөнья татар яшьләре форумының Совет әгъзалары сайланды.

Шуннан соң яңгыратылган тәкъдимнәрне резолюциягә кертеп, бер атна эчендә эшләп бетерү шарты белән Форумның төп документы бертавыштан диярлек кабул ителде.

Форумның өченче көнендә яшьләр“Эрмитаж” концерт-холлында концерт һәм бию кичәсе белән тәмамланды.

Дүртенче көн

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгын карады һәм Балтач районына сәфәр кылды. Кичен Арчаның үзәк стадионында делегатлар катнашында“Арча кичләре” концерты үтте.

Бишенче көн

“Черек күл” паркына, “Печән базары” фестивалендә, “Аша & Аралаш” татарча аш-су буенча, хореограф Нигина Низамиевадан “Бию for you” – татар биюләре буенча мастер-класста катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*