tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанга Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары килә
Казанга Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары килә

Казанга Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары килә

Агымдагы елның 26-29 март көннәрендә Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең иҗат коллективлары үзләренең концерт программалары белән Татарстанга киләләр. Милләттәшләребезнең концертларын 27 март көнне Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә һәм 28 март көнне Арча шәһәренең Мәдәният йортында карап булачак.

Әйтергә кирәк, Томск өлкәсеннән милләттәшләребез килү бер дә очраклы түгел, 2018 елның ноябрендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе Татар мәдәният үзәгенең 25 еллык юбилей кичәсендә катнашкан иде һәм биредәге коллективларның эшчәнлегенә сокланып милләттәшләребезне Татарстанга чакырды. Үз чиратында иҗат коллективлары әлеге чакыруны бик теләп кабул итте.

Томск өлкәсе Татар мәдәнияте үзәге каршында бүгенге көндә «Айнур» хореографик ансамбле, «Ялкын» вокаль ансамбле, «Нур» ветераннар үзешчән хоры, «Чулпан» вокаль-хореографик хоры, «Яшел диңгез» яшьләр клубы, «Талиб» ислам нигезләрен өйрәнү клубы, Балалар өчен «Татар теле һәм мәдәнияте» түгәрәге, «Якташлар» татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр клубы, «Замандашлар» ретро-клубы һ.б. эшли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*