tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанның Иске Татар бистәсендә «искелек калдыклары» җанлана
Казанның Иске Татар бистәсендә «искелек калдыклары» җанлана

Казанның Иске Татар бистәсендә «искелек калдыклары» җанлана

Казан мэры Илсур Метшин: “Иске Татар бистәсенең 2013 елдагы кыяфәте бик мөшкел иде, хәзер биредә хәлләр бөтенләй башка”, – диде “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

“Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов үзенең докладында “хәлләр бөтенләй башка” дигән сүзләргә ачыклык кертте.

– Иске Татар бистәсенә 2015 елдан башлап 2 миллиард сумга төзекләндерү үткәрелде. Борынгы биналарны торгызу һәм төзекләндерү белән беррәттән тышкы мәйданнар да яңартыла, сәүдә һәм мәдәният биналары ачыла. Бу яңарышлар туристларны да җәлеп итә, узган ел бистәдә 1,3 миллион кунак булды, – диде Марат Усманов.

Бикмөхәммәтовлар йортын (Шиһабетдин Мәрҗани урамы,10) инвестор 250 миллион сумга дөньяга “кабаттан тудырган”. Шәһәр әһәмиятендәге тарихи йорт җимерелеп, юкка чыккан булган инде. Худяков урамындагы 11нче йорт 72 миллион сумга төзекләндерелгән. Анда хәзер керәшен татарларының мәдәният һәм сәнгать үзәге эшли, бирегә шулай ук китапханә белән иҗат остаханәләре дә урнашкан.

– Бистәдә узган ел беренче мәртәбә “Том Сойер Фест” чарасы оештырылды. Волонтерлар җәй дәвамында Габдулла Тукай урамындагы 33нче һәм Сара Садыйкова урамындагы 14нче йортларның агач диварларын төзекләндерделәр, буядылар. Киләсе җәйдә активистлар Беркутов йортын (Фатыйх Кәрим урамы,11) төзекләндерергә ниятли, – диде Марат Усманов.

Республика әһәмиятендәге “Братья Крестовниковы” фабрика-сәүдә ширкәте бинасы диварларын ныгыту эшләре бара, төзекләндерү проекты әзерләнә. Петцольда сыра заводына (Габдулла Тукай урамы,97) караган өч бинаны төзекләндерү эшләренә керешелде. Каюм Насыйри урамы, 11 адресындагы Муллин йортын быел төзекләндереп бетерү күздә тотыла. Әҗем мәчетендә дә төзекләндерү эшләре быел тәмамлана. Мәрҗани йортында (Каюм Насыйри урамы,10) музей-галерея ачыла.

Иске Татар бистәсендә инвесторлар торак һәм биналар төзелешен дә бик актив төстә алып бара. Сара Садыйкова,2, Габдулла Тукай,71, Гаяз Исхакый,8а, Николай Столбов,1 адресларында торак йортлар төзелә.

– Бистәнең территориясе зур, шунлыктан анда 12 һәм 14 катлы йортлар да күтәрелә. Тарихи биналар янында, әйтик, Мәрҗани мәчете тирәсендә йорт-биналарны 2 каттан да биегрәк итеп салырга рөхсәт юк, – дип искәртеп әйтте Марат Усманов.

Узган ел көнкүреш хезмәте күрсәтү бинасы файдалануга тапшырылган. Быел Габдулла Тукай урамында – кунакханә, ә Нариманов урамында ике катлы кибет ачылачак.

Марат Усманов бистәдә узган ел ачылган “Чәй музее”ның казанлылар һәм туристлар күңеленә бик тә хуш килгәнлеген әйтте. Бөек чәй юлы тарихы, Россия, Кытай, Япония, Англия халыкларының чәй йола-гадәтләре белән танышырга була монда.

Иске Татар бистәсе актив җәйге туристлык сезонына әзерләнә. Планда: Чәй фестивале, “Хәзинә” һөнәрчеләр фестивале, “Каз өмәсе” фестивале бар. Кабан күле ярында июль-август айларында кинофильмнар күрсәтелә.

Докладчыдан соң мэр Илсур Метшин янә үзенең фикерләре белән уртаклашты.
– Иске Татар бистәсен төзекләндерүгә инвесторлар акчаларын гына түгел, ә күңелләре җылылыгын да салды. Төзекләндерү эшләре өчен инвесторларга зур рәхмәт! – диде мэр Илсур Метшин. – Петцольда биналарында төзекләндерү эшләренең тәмамланганлыгын түземсезлек белән көтәбез. Кабан күле буйлары да төзекләндерелә. Планда тагын бер олы проект бар – Идел ярлары белән Түбән Кабан арасын бербөтен итеп төзекләндерү.

Мэр Илсур Метшин мәдәният уку йортлары студентларын җәй айларында Иске Татар бистәсендәге ачык мәйданчыкларда чыгышлар ясарга чакырды.

Анна Арахамия фотосы

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*