tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе атнада узачак театраль Сабан туе хакында кызыклы ун факт
Киләсе атнада узачак театраль Сабан туе хакында кызыклы ун факт

Киләсе атнада узачак театраль Сабан туе хакында кызыклы ун факт

17 август көнне Теләче районында театраль Сабан туе узачак. “Шәһри Казан” хәбәрчесе әлеге бәйрәмгә кагылышлы кызыклы фактларны туплады.

1. Быел бәйрәм уникенче тапкыр узачак. Ул Кәрим Тинчурин театры инициативасы белән, республика Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый. Беренчесе Әлдермеш авылында уздырылган.

2. Берничә ел ул “Нәүрүз” төрки телле театрлар фестиваленең ябылу тантанасы буларак, фестиваль кунаклары белән бергә, Татарстан эчке эшләр министрлыгының Укыту үзәгендә (Мирный бистәсе) үткәрелгән иде.

3. Уеннарда, шул исәптән көрәштә дә, дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы.

4. Алдагы елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Камал театры артистлары Минвәли Габдуллин, Алмаз Гәрәев, Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин, Харис Хөснетдинов, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды. Узган ел төп бүләкне Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театры баянчысы Илдар Әхмәдуллин алган иде.

5. 2011 елга кадәр көрәш батырына “Fiat” автомобиле тапшырылган. Соңгы елларда җиңүче “Лада” белән бүләкләнелә.

6. Быел бәйрәмдә 900ләп театр әһеле катнашуы көтелә. Узган ел да бәйрәмдә 12 театр артистлары күңел ачты.

7. 2015 елда Буада узган Сабан туе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Сигезенче Сабан туе исә Мәдәният елына багышланды.

8. Театраль Сабантуй районнарда гына түгел, шәһәр җирлекләрендә дә оештырылганы бар. Мисалга, 2014 елда артистлар Яр Чаллы шәһәренә җыелды. 2009 һәм 2011 елларда бәйрәм Казанда гөрләгән.

9. Сабада бәйрәм ике ел рәттән – 2007 нче һәм 2008 елларда үткәрелгән.

10. 2012 һәм 2013 елларда, кайбер сәбәпләр аркасында, артистлар Сабан туе булмый калган.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*