tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышның милли рухлы «Миләшкәе»
Мамадышның милли рухлы «Миләшкәе»

Мамадышның милли рухлы «Миләшкәе»

Мамадыштагы күпчелек балалар бакчаларының исемнәре үк, Тукаебыз әйтмешли, «чын үзебезчә, матур»: «Кояшкай», «Ләйсән», «Нократ», «Әкият»… һәм дә инде «Миләшкәй». Шәһәрнең нәкъ үзәгендә – Иман нуры булган мәчет, мәдәният йорты һәм каланың иң мәртәбәле 1 нче урта мәктәбе куенында 1983 елда ачылган балалар бакчасы ул. Баштарак «Мишутка» исемен йөрткән. Җиһанга милли сулыш, милли рух җилләре исә башлагач, исемен дә «Миләшкәй»гә үзгәртә һәм иң мөһиме – җисемен: хәзер ул Мамадышта мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга милли тәрбия һәм белем бирүдә тәҗрибә мәйданчыгы, өлге! Бакча территориясенә килеп керүгә сине милли мохит, милли рух биләп ала. Шау чәчәкләргә төренгән әкияти бакча буйлап сине татар халык әкиятләрендәге геройлар озатып бара. Бакча диварларындагы бар стендлар да туган телебездә. Бакчаның сайтындагы хәбәр-язмалары да бары татар телендә. Хәтта район мәгариф бүлегенә юллый торган отчетларын да татарча язалар. Тәрбия чаралары хакында әйткән дә юк инде. Болары хакында соңрак.

Бу бакчаның шундый булуы хуҗасыннан тора торгандыр инде. Гүзәлия Рәис кызы Галимханова 2009 елдан бирле мөдир инде биредә. Тормыш юлын бухгалтер башлаган кыз ун ел шул эшендә эшләгәннән соң, укып, икенче – укытучы белгечлеге ала һәм 12 ел Көмеш Күл мәктәбендә тарих һәм музыка фәннәреннән укыта. Инде менә Мамадышка килеп төпләнгәч, унберенче елын «Миләшкәй»кә мөдирлек итә.
Бу балалар бакчасындагы алты төркемдә 148 бала. Коллективта 10 тәрбияче, бер музыка җитәкчесе, бер рус теле укытучысы. Һәркайсы – сабый күңелен аңлаучы, үз эшләренә ихлас гашыйк, һәр яңалыкны үз эшендә кулланырга атлыгып торучы иҗади шәхес. Коллективлары бердәм, оешкан, тату булганга да, башкарган эшләре гел көлеп тора. Җәмәгатьчелек, ата-аналар белән дә тыгыз иҗади хезмәттәшлектә яши алар. Моның шулай булуын кичә «Миләшкәй»нең үзендә кунакта булганда да бик яхшы тоемладык. Безне үзенчәлекле «Сәламләү» чарасы белән каршы алдылар.

Үзенчәлекле, дидек, чөнки бу бакча статусы буенча татар бакчасы булса да, биредә җиде төрле милләт баласы тәрбияләнә. Һәм безне дә алар үз туган телләрендә шигырь сөйләп, җыр җырлап, сәламләп каршыладылар. Ә аннары халкыбызның «Орчык өмәсе»н чын артистларча тамаша кылдылар. Үз әби-бабайлары катнашында, әлбәттә. Әнә Илнария ханым белән Юрис абый Шәкүровларны карагыз сез! Халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре сабыйларыбыз күңеленә дә барып җитсен өчен әнә алар ничек кенә тырыша! Кодагыйлары Фирдия ханымны да «Миләйкәй»нең үз кешесе итү җаен тапкан алар. Әлегә кадәр Шәкүровларның ике оныгы – Дилә белән Шамилләре бу бакчада тәрбияләнгән. Инде сентябрьдән тагын Зилә белән Әлмира дигән оныкларын да гә йөртергә ниятләп торалар. Әби-бабаларына охшасалар, үз сәләтләре белән тәрбияче апаларын күп тапкырлар сөендерәчәк әле алар. Шулай булырга язсын! Быел җәй «Миләшкәй» 26 кошчыгын мәктәпкә озаткан. Белем илендә дә алар биредә – «Миләшкәй»дә алган милли рухны күңелләрендә сүрелдермәсеннәр, туган телебезгә тугры калсыннар иде.

Әйткәнебезчә, Мамадышның «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре сабыйларга милли тәрбия бирүгә, туган яклары тарихы, табигате белән таныштыруга үтә дә җитди карый. Бакчаның үзендә балалар сабантуен зурлап үткәрү дисеңме?! Тамаша карарга килгән әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә чын бәйрәм: оныклары белән бергәләп уеннарда катнашкан һәркайсы үзен 15 – 20 яшькә яшәреп киткәндәй хис итә икән. Ә менә «Миләшкәй» сабантуеның быелгы баш батыры булып зурлар төркеменнән Илдан Нагаев калган.

«Ак калфак» оешмасындагылар, Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә – «Миләшкәй»дә көтеп алынган кунак. Әйтик, соңгы килүләрендә музей хезмәткәрләре миләшкәйләрне Бөек Ватан сугышы вакытындагы солдат киемнәре, сугыш кирәк-яраклары белән таныштырганнар. өчпочмаклы солдат хатлары ясарга өйрәткәннәр.

Таһир САБИРҖАНОВ

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*