tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү “Татар кызы-2018” бәйгесенә гаризалар кабул ителә
Мәскәү “Татар кызы-2018” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Мәскәү “Татар кызы-2018” бәйгесенә гаризалар кабул ителә

15 апрельдән Мәскәүдә “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесенең төбәк турында катнашуга гаризалар җыю башлана. Бәйгедә 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге татар телен белгән кызлар катнаша ала.  Анкеталар 28 апрельгә кадәр кабул ителә.

Кастинг (сайлап алу туры) 12 май көнне Мәскәүнең Татар милли мәдәни үзәгендә узачак. Җиңүче Мәскәүнең “Татар кызы 2018” исеменә лаек булачак һәм Казанда узачак халыкара бәйгенең финалында башкаланың данын яклаячак.

Анкетага сылтама: goo.gl

Җиңү өчен кызларга берничә этап узарга: милли костюм элементлары белән образ булдырырга, иҗади талантын һәм татар телен, үз халкының тарихын белүне күрсәтергә, татар ашларын әзерләү бәйгесендә көч сынашырга туры киләчәк.

tatmsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*