tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда «Сәнгать төне» акциясе уздырылачак
Милли музейда  «Сәнгать төне» акциясе уздырылачак

Милли музейда «Сәнгать төне» акциясе уздырылачак

3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнашачак.

Балалар өчен Татарстан Республикасы Милли музеенда махсус көндезге программа әзерләнде. 12.00 сәгатьтә « Скрипка ачкычы яки Музыка ничек барлыкка килде» дигән музей дәресе узачак. Музей-белем бирү үзәгендә балаларны балчык эшләнмәләре һәм курчаклар ясау, агачка язу буенча мастер-класслар көтә. Казан шәһәре Идел буе районы Балалар сәнгать мәктәбе укучылары музей кунакларына «Күңел көе» концерт программасын тәкъдим итәчәк. «Эсмира» Көнчыгыш бию студиясе «Чиксез биюләр» дигән концерт бирәчәк, шулай ук студия җитәкчесеннән мастер-класс узачак. «Ханоль» корея бию ансамбле җилпәзәләр белән дәртле биюләр күрсәтәчәк.

Музей кинотеатры В.Васильевның гаилә белән карау өчен «Балалар альманахы» циклыннан –  «Эш моменты» («Рабочий момент»), Е. Ермолинаның «Гөлнәзек – дивлар җиңүчесе», Д. Абдрашитованың «Асия», М.Куликовның «Тише» һәм А. Ширмановның «Июнь ахырында таң атканда» фильмнарын карауны тәкъдим итә. Балалар программасы «Татармультфильм» студиясе мультфильмнары – «Мирас Угы-2», «Татарстан гасыры-3» һәм «Сабантуй» (1-6 чыгарылыш) мультфильмнарын күрсәтү белән тәмамланачак.

«Тарих белән бергә» программасы – музейның яңа экспозициясе буенча «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» дигән театральләштерелгән экскурсия бик күп яңа тәэсирләр бүләк итәчәк. Төрле чор персонажлары белән очрашулар кунакларга тарихның аз билгеле һәм бәхәсле мизгелләре белән очрашырга мөмкинлек бирәчәк. Мәктәп дәреслекләре нәрсә турында дәшмиләр? Гомуми билгеле кадрлар версиясе артында кемнәрнең исемнәре калды? Бөек  шәхесләрнең язмышлары һәм вакыйгалар әйләнеше музейга килүчеләрне битараф калдырмаячак!

«Татарстанда импрессионизм традицияләре» күргәзмәсендә Казан рәссамы Мила Нуруллинаның «Син-рәссам. Биредә һәм хәзер» дип аталган мастер – классы узачак.

«Сәнгать төне» программасын музей кинотеатры «Кире» фильмын күрсәтү белән тәмамлый. Фильм Казанда РФ Президент грантлары фонды ярдәмендә «Кино вакыты» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган кинематография өлкәсендәге I төбәкара «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») премиясе каталогыннан тәкъдим ителде.

Көн дәвамында килүчеләргә «Борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр Татарстан тарихы» музее экспозициясе буенча күзәтү (обзор) экскурсиясе тәкъдим ителәчәк.

Татарстан Республикасы Милли музее филиалларында шулай ук төрле кызыклы чаралар узачак.

Социаль челтәрләрдә музей битләренә керүчеләрне махсус программа көтә. Тарих сөючеләргә «Казан ягы: воеводалык-губерния» тематик онлайн – экскурсиясе тәкъдим ителәчәк. Кул эшләре белән шогыльләнергә яратучыларны «Телефон өчен Сластена» дигән мастер-класс кызыксындырыр. Борынгы вакытларда кечкенә җитен торбаларын сумкалар-сластеннар дип атаганнар, анда балалар тәм-томнар сала торган буланнар. Бүген мондый сумканы җиңел генә үз кулларың белән ясарга һәм анда телефон салырга мөмкин. Ниһаять, үз эрудицияңне «Варяглардан персларга Идел юлы» дигән онлайн-уен барышында күрсәтергә мөмкин булачак. Виртуаль программаны Казанның «Минхаузен» кавер-төркеменең «Листья жгут» дигән акустик концерты төгәлләячәк.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*