tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашты
Милли Шура рәисе Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашты

Милли Шура рәисе Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Төмән өлкәсендә. Бүген ул Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән очрашты. Очрашуда “Төмән өлкәсе татар конгрессы” җитәкчесе Нурулла Саттаров, Бөтендөнья татар эшмәкәрләре Ассоциациясе рәисе Фәрит Уразаев, Россия төбәкләрендәге һәм БДБ илләрендәге татар эшмәкәрләре катнашты. Очрашуда үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр, ике регионның идарә тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.

Төмән губернаторы Александр Моор Татарстан нефтьчеләренең дөньяда иң зур Көнбатыш-Себер ягулык-энергетика комплексын булдыру өчен күп эш башкаруын билгеләп узды. 1998 елда Төмән өлкәсе һәм Татарстан Республикасы совет чорындагы беренче Сәүдә-икътисади, фәнни – техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Александр Моор бүгенге очрашуны төбәкләр арасында яхшы мөнәсәбәтләрне үстерүдә чираттагы адым булыр, аларны яңартыр, дип ышаныч белдерде.

“Форсаттан файдаланып, сездән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановны 2019 елда Төмән өлкәсенә чакыруыбызны тапшыруыгызны сорыйм. Татарстан делегациясен 2019 елның сентябрендә унынчы Төмән нефть-газ форумында катнашырга һәм хезмәттәшлек турындагы килешүне тантаналы шартларда озайтырга чакырам», – дип белдерде губернатор Александр Моор.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Төмән турында фикерләре белән уртаклашты. “Шәһәр бик чиста һәм пөхтә, кешеләре ягымлы, монда булу бик уңайлы», – диде ул.

Шулай ук Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, РФ атказанган табибы Альберт Суфианов җитәкчелегендәге Төмән шәһәренең федераль нейрохирургия үзәгенә карата фикерләре белән уртаклашты. “Нейрохирургиянең федераль үзәге – Россия, Төмән бренды. Аның җиһазланышы һәм табибларның осталыгы сокландыра. Безнең монда пациентларны, шулай ук студентларны укырга җибәрү теләге туды”, – дип билгеләде Васил Шәйхразиев.

Очрашуда катнашучылар татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Төмән җирендә йөздән артык татар яши. Төбәктә татар милли иҗтимагый берләшмәләре эшли. Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе, Төмән өлкәсе татарлары конгрессы аларның иң активларыннан санала. Региональ хөкүмәт бу иҗтимагый оешмаларны хуплый, дип хәбәр итә Төмән өлкәсе Губернаторының матбугат хезмәте.

Шулай ук Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген кич белән  «Себернең Алтын капкасы» концерт – бию залында оештырылган «Себер йолдызы – Татар егете-2018» традицион бәйгесенең финалында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*