tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев татар активистлары белән нәрсә турында сөйләште
Минтимер Шәймиев татар активистлары белән нәрсә турында сөйләште

Минтимер Шәймиев татар активистлары белән нәрсә турында сөйләште

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар активистларын Владимир Путинның сайлау штабында кабул итте. Очрашуда Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре Тәбрис Яруллин белән Айрат Фәйзрахманов, “XI гасыр” сәяси платформасы лидеры Артур Хаҗиев һәм блогер Татар-малай катнашты.

“Мин сезнең омтылышларыгызны, халкыбыз турында уйланып, кайгыртып яшәвегезне күзәтеп барам. Без сезнең кебек егетләр белән горурланырга тиешбез. Сез әкренләп тупланып барасыз. Әйтәсем килә, без сезнең команданың мөмкинлекләрен ныграк файдаланырга тиеш дип саныйм”, — дип башлады сүзен Минтимер Шәймиев.

“Югалтмасаң, аның кадерен белеп булмый”

– Һәр чорның үз авырлыгы бар. 1990 елларда бик кинәт үзгәрешләр булды. Күп егетләр моңа әзер булмады. Ул еллар ничек кенә катлаулы булмасын, без аның аша уздык. Ул безгә бик күп тәҗрибә бирде, шул чагында, чагыштырмача яшь булуга карамастан, без ул вакытта эшләгән җәмәгать эшлеклеләре белән, идарә органнарында эшләүче җитәкчеләребез белән уртак тел табып, үзебезне һәм күпләрне коткардык, дип әйтер идем. Югалтмасаң, аның кадерен белеп булмый — һәр нәрсә шулай ул, сәясәттә бигрәк тә. Ничек кенә авыр булмасын, мәсьәләләрне безнең катнашасыз хәл итү шарты тудырылырга тиеш түгел. Тел мәсьәләләрендә бигрәк тә, чөнки сәяси яктан күп кенә мәсьәләләр җайга салынып бара, ә болары авыррак мәсьәлә, бик нечкә мәсьәлә, дип әйтер идем. Шушы чорда бу мәсьәләләрдә бергәләп эшләү, ничек тә бу мәсьәләләрне чишү юлын таба алу зур уңыш булыр иде дип саныйм мин, — диде Минтимер Шәймиев.

Тәбрис Яруллиның өч тәкъдиме

Дәүләт Киңәшчесе белән очрашуда беренче булып сорау-тәкъдимнәрен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин җиткерде.

– Минтимер Шәрипович, без 30 яшьлекләр буыны. Безне нәрсә берләштерә соң? Күбебез татар гимназиясе, татар мәктәпләрен тәмамлаган кешеләр һәм без шәһәрдә үскән егетләр. 90 елларда, урамга чыгып тәрбияләнсәң, бер төрле үсә идең, ә без татар гимназиясе кочагында, татар тәрбиясен алып, татар телендә фәннәрне укып, югары уку йортларына кердек, яхшы белем алдык. Без үз яныбыздан төрле төбәкләрдә яшәүче, ачык фикерләүче яшьләрне җыйдык, алар барысы да җаны-йөрәге белән татарлар, Татарстанны кайгыртып яши. Бергәләп без өч тәкъдим әзерләдек. Беренчесе — Яңа татар мәдәнияте үзәге, шәһәр мәдәниятен үстерүче үзәк булдыру. Икенчесе — Казанда яңа татар мәктәбе ачу. Татар мәктәпләре берникадәр бар, ләкин хәзер мәктәп үзгәрде бит. Без яңа милли мәктәп концепциясен эшләдек, аны мәгариф министрлыгына бирдек. Өченчесе – татар теленнән яңа төрле, заманча дәреслек булдыру. “Бу дәреслек 1нче, 2нче сыйныф өчен әзер инде, ул ата-аналар тарафыннан да апробация узды, алар канәгать калдылар. Дәреслекләрне эшләрлек 30 кешелек команда җыелды, алар барысы да тәҗрибәле белгечләр”, — диде Яруллин.

Минтимер Шәймиев Тәбрис Яруллинга үз киңәшләрен бирде. Беренчедән, Г. Кариев исемендәге яшьләр театры белән тыгызрак эшләргә киңәш итте. Эволюцион юл белән алга барырга кирәклеген билгеләп узды.

Моннан тыш, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе татар яшьләре форумы вәкилләренә милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга киңәш итте. “Бик матур татар газеталары барлыкка килә, булганнарын баетасы бар, тираж җитми дип кенә ятсак булмый. Читтән карап тәнкыйтьләп утыру — мич башыннан бүре куу була ул. Менә син җылы мич башында ятып, кыш көне ач бүрене куып кара әле! Халык аны бик дөрес әйткән”, — диде Шәймиев.

Милли мәктәпләр белән бәйле вәзгыятьне аңлатып, Дәүләт Киңәшчесе соңгы арада татар ата-аналарында шик барлыкка килүне исәпкә алды. “Проблема бар икән, аның сәбәпләрен ачыктан-ачык күз алдына китерергә кирәк. Проблеманы хәл итәсең килсә, ошыймы ул сиңа, ошамыймы, өйрәнергә кирәк аны”, — диде ул. Минтимер Шәймиев фикеренчә, милли мәктәпләрне төзергә кирәк. Шул ук вакытта ул булган мәктәпләрнең дә көчле булып калуын билгеләп узды. “Безнең андый гына көчебез бар, без аны бервакытта да ташламадык”, — дип искәртте Шәймиев.

Яруллин белән сөйләшкәндә, Минтимер Шәймиев ТНВ телеканалында чыга торган “Переведи” тапшыруына мөнәсәбәтен белдерде. “Кайчагында ул тапшыруда кыен татар сүзләре бирелә – ул сүзләрне минем гомеремдә дә ишеткәнем юк. Мин үземне татарча начар сөйләшәмдер дия алмыйм, мин сөйләшкәнчә сөйләшә алсак, зур адым булыр иде дип уйлыйм. Ул тапшырудагы биремнәрне гадиләштерергә кирәк. Аның белән баш ватканчы гади сөйләм теле уңайлы булсын”, — дип искәртте ул.

Артур Хаҗиев: Талантлы кешеләр өчен көрәшергә кирәк

– Без хәзер XI гасыр” платформасы” дип аталган стратегик тикшеренүләр үзәге эшлибез. Формаль булмаган төркем буларак без күптән барлыкка килгән идек инде. Идеяләребез һәрвакыт үзебезнең илдәге федерализм позициясенә таяна. Ә оештыру мәсьәләләрендә илнең әйдәп баручы ВУЗларын тәмамлаган, ничек тә булса Татарстан белән бәйле кешеләргә таянабыз. Хәзер бер үзебез өчен өстенлекле булган юнәлешләрне билгеләдек. Бу дәүләт үсеше буенча эксперт-тикшеренү үзәге — монда үз инициативаларыңны алга җибәрүгә басым ясала. Безнең илдә бу алым белән эшләнгән үзәк — мәсәлән, Алексей Кудринның стратегик үзәге. Анда дәүләт инициативаларының төрле тармакларын үстерү буенча бәйсез экспертлар буларак эшлиләр. Эксперт оешмалары дәүләт карарларын кабул итү механизмнарын эшләүдә, стратегия, үсеш буенча программалар эшләүдә катнашалар. Татарстан позицияләрен федераль эксперт оешмаларына җиткерү мөмкинлеге безнең өчен мөһим һәм актуаль булып калачак. Без үзебезнең оешмада шундый бурыч куябыз. Владимир Владимирович еллык юлламасында 21 гасырда төп икътисади ресурс ул талантлы кешеләр дип әйтте. Алар өчен көрәшергә кирәк, җәлеп итәргә кирәк. Даими нигездә кешеләрне җәлеп итә алмасак та, проект нигезендә, эксперт нигезендә җәлеп итәргә кирәк, — дип сөйләде Артур Хаҗиев.

Минтимер Шәймиев Артур Хаҗиевның кайдан булуы белән кызыксынды. Аның Самарадан икәнен белгәч, андагы җирле татар газеталарын телгә алды. “Мин аларны карап барам, күпләргә үрнәк алар. Күренеп тора, анда сәләтле кешеләр эшли”, — диде ул.

Сәяси хәрәкәт барлыкка китерү юнәлешендә Минтимер Шәймиев тирәнрәк уйлап эшләргә киңәш итте. “Акыллы әйбер булса, аңа акыллы кеше игътибар итә”, — диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук талантлы яшьләрне илдә калдырырга кирәк дигән фикер әйтте. “Күпме бала укый, күпмесенең укырга мөмкинлекләр бар – моны карарга кирәк. Универсиада авылында тулай торакларның булулары мөһим. Нинди егетләр бар: килеп укый гына башладылар, татарча да сөйләшәләр, җырлыйлар да. Бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Моны Путин да әйтте”, — диде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе.

“Татар-малай” Минтимер Шәймиевтән киңәш сорады

– Мин Ринат Галиәхмәтов, Түбән Кама шәһәреннән, Казанда яшим. Интернетта “Татар-малай” буларак үз блогымны алып барам. Хәзерге вакытта минем блогымны 70 меңгә якын татар кешесе карый — Австралиядән алып Америкага кадәр. Минем төп максат – татарларның Татарстанда ничек яшәвен күрсәтү иде. Мине бәләкәй чактан ук патриот итеп үстерделәр. Дөресен әйткәндә, мин сәясәтне бик яратмыйм, ләкин татарлар тормышында эз калдырасың килсә азрак сәясәткә дә керергә кирәк. Минтимер Шәрипович, сез безгә бабай бит, шуңа сездән киңәш сорыйсы килә – бөтен дөнья татарларын ничек берләштерергә безгә? Алар бердәм булсыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорау бирде “Татар-малай”.

Минтимер Шәймиев татарларны берләштерү идеясен яшьләрнең үзләреннән көтүен әйтте. “Сезнең инде тормыш тәҗрибәсе бар. 1990 елларда татарлар белән бәйле булган вазгыять безнең халыкның үзаңы үсүне аңларга ярдәм итте. Сез моңа мисал, сез инде бу хакта уйлыйсыз. Бу үзгәртеп кору еллары нәтиҗәсе, андый еллар көн саен булмый. Аллага шөкер, 1990 еллардагы революцион процесслар тыныч юл белән узды. Безгә бервакытта да тормыш җиңел бирелмәде тарихта. Лабиринттан чыгу юлын табарга тиеш без барыбер. Бергә уйлашырга кирәк”, — диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев татар теленең өстенлеге дип аның төрки телләр төркеменә керүен әйтте. “Төрки илләр күп бит, шуның аркасында безнең телгә җиңелрәк. Татар телле илләрнең күп булуы ул зур байлык”, — диде ул. Моңа бәйле рәвештә, Шәймиев Болгарда татар-төрки теленең килеп чыгышына багышланган музейны карарга киңәш итте һәм татар яшьләренә Болгарда җыелырга тәкъдим итте. “Болгарда җәй көне татар яшьләрен җыярга кирәк. Анда җәйге лагерьлар өчен җаһазландырылган урын бар. Бу чараны планга кертеп куярга кирәк”, — диде ул.

Минтимер Шәймиев татар активистлары белән аралашудан канәгать булуын белдерде. “Минемчә, кыйбла дөрес, бергәләп эшлик. Киңрәк составта җыелышып бер утырырга кирәк. Сез бит булсынга йөрисез. Ләкин барыбер этеп җибәрү кирәк”, — диде ул.

intertat.tatar

Фото: Илнар Төхбәтов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*