tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия бәйгесенең кыска исемлегенә кертелде
Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия бәйгесенең кыска исемлегенә кертелде

Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” китабы Бөтенроссия бәйгесенең кыска исемлегенә кертелде

Татар китап нәшриятында чыккан басма төбәк һәм туган як турында Бөтенроссия әдәбият бәйгесендә “Без бу көнне мөмкин булганча якынайттык…” номинациясендә катнаша.

Укучыларның игътибарына ике Моабит дәфтәренең тулы факсимилесы тәкъдим ителә. Төсле слайдлар Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда сакланган оригиналь дәфтәрләрдән ясалган.

Бәйгегә 52 нәшрияттан һәм нәшрият оешмаларыннан 100дән артык китап тапшырылды. Быел Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Вологда, Воронеж, Ижевск, Иркутск, Казан, Киров, Магадан, Түбән Новгород, Оренбург, Орел, Пермь, Севастополь, Смоленск, Чабаксар, Якутск һ.б. шәһәрләрдән басмалар тәкъдим ителә.

“Малая Родина” төбәк һәм туган як турында әдәбият бәйгесе 2005 елдан Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*