tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Норлатта татар теле курсларында белем алучыларга сертификатлар тапшырылды
Норлатта татар теле курсларында белем алучыларга сертификатлар тапшырылды

Норлатта татар теле курсларында белем алучыларга сертификатлар тапшырылды

11нче августта Норлат шәһәренең Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәгендә 2019-2020нче уку елында татар теле курсларында катнашкан балаларга сертификатлар тапшыру тантанасы узды.

Әлеге чарада 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге 30 бала катнашты. Уку елы барышында – 15нче октябрьдән алып апрель ахырына кадәр татар теле курсларында 50 бала белем алды һәм аларга 3 мөгаллим дәрес бирде. Коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, укулар март ахырында дистанцион форматка күчте, шул исәптән сертификатларны тапшыру вакыты да кичектелде. Бүгенге очрашуда балаларны Тәгълим үзәгенең укытучылар коллективы исеменнән татар теле мөгаллиме Земфира ханым Мортазина сәламләде һәм 30 балага башлангыч курсларны узу хакында сертификатлар тапшырды. Моннан тыш, Норлат мөхтәсибәте тарафыннан укучыларга тәм-томнар һәм уку кирәк-яраклары (дәфтәр, ручкалар) салынган пакетлар да бирелде. Норлат районы имам-мөхтәсибе урынбасары Якуб хәзрәт татар телен өйрәнүнең әһәмияте хакында нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бушлай татар теле курслары 20 мәйданчыкта, шул исәптән республиканың 15 мөхтәсибәтендә – Әгерҗе, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Алабуга, Яшел Үзән, Лениногорск, Лаеш, Менделеевск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Чистай, Ютазы мөхтәсибәтләрендә үткәрелде. Дәресләр атнага ике тапкыр уздырылды. Курс 48 академик сәгатьтән торды һәм 30 апрельгә кадәр дәвам итте. Март ахырыннан илебездә кертелгән үз-үзеңне читләштерү режимы шартларында укулар дистанцион рәвештә үткәрелде.

Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырылды.

Дәресләрне югары белемле филологлар, тәҗрибәле татар теле укытучылары алып барды. Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен» дәреслеген файдаланылды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*