tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өйдә утыр, Википедиягә яз!
Өйдә утыр, Википедиягә яз!

Өйдә утыр, Википедиягә яз!

Карантин вакытында башкалар язган китапларны укып ардыңмы инде? Һәр кеше ирекле энциклопедия “Википедия”гә мәкалә яза ала!

Әгәр син татар телен яхшы беләсең һәм бәйгедә катнашырга телисең икән, бу мәгълүмат синең өчен:

  • Барлыгы 6 җиңүче сайланачак.
  • Җиңүчеләр 5000 акчалата премиягә һәм “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең истәлекле бүләкләренә ия була!
  • Бәйге 3 номинация буенча үткәрелә:

    “Мәдәният” – татар мәдәнияте белән бәйле шәхесләр, оешмалар, вакыйгалар һәм төшенчәләр;

    “Фән” – төрле өлкәләрдә үзләрен күрсәткән галимнәр, татарларның уку йортлары, татарларга кагылышлы фәнни терминнар;

    “Тарих” – татарлар белән бәйле тарихи вакыйгалар, күренекле шәхесләр, тарихи истәлекләр.
  • Мәкаләнең татар телендә язылган булуы шарт!
  • Эшләрегезне 19 апрельгә кадәр кабул итәбез.
  • Бәйге битенә сылтама – https://tt.wikipedia.org/wiki/Проект:Татар_4.0_-_2020

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*