tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ПЕЧӘН БАЗАРЫ»-2018: катнашучылар фикерләре
«ПЕЧӘН БАЗАРЫ»-2018: катнашучылар фикерләре

«ПЕЧӘН БАЗАРЫ»-2018: катнашучылар фикерләре

Соңгы елларда Казан үзәгендә күркәм чара – «Печән базар» милли дизайнерларны үзенә җыя. 5 август көнне чираттагысы гөрләде. Көн дәвамында Черек күл паркында казанлыларны һәм килгән кунаклар фестиваль чаралары белән танышты.

«Печән базары» шунысы белән үзенчәлекле: биредә татар дизайнерларын, шагыйрьләрен, музыкантларын, аш-су осталарын, галимнәрен бер урында очратырга мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин әйтүенчә, фестиваль беркайчан да узган елдагыларын кабатламый, гел нинди дә булса яңалык кертелә. Мәсәлән, быелгы чарада шундыйлардан төрле төбәкләрдән килгән татарларның үзләрендә әзерләнә торган милли ризыклары белән таныштыруларын, сөйләшләр марафонын, куркыныч хикәяләр будкасын, акустик концерт, экскурсияләрне санап узарга мөмкин. «Бию for you» татар биюе остаханәсе, мәсәлән, узган ел да оештырылган иде. Биредә хореограф Нигина Низамиева татар халык биюе серләрен ача.

«Печән базары»на килүчеләр дә төрле. Кемдер ел саен чараны калдырмаса, кайберәүләрнең әле тәүге тапкыр гына килүләре. Күпме халык, шулкадәр фикер, дигәндәй, һәр кеше «Печән базары»на үзенчә мөнәсәбәттә. Игътибарыгызга кайберләрен тәкъдим итәбез.

Татарча көндәлекләр авторы Әлфия Хәлиуллина:

– «Печән базары»нда өченче ел рәттән катнашабыз, ел да көтеп алынган чара ул. Быел халык аеруча күп җыелган, көндәлекләребезне бик яратып, күпләп алалар.

Эльвира Зиннәтуллина: 

– Фестивальнең бөтен миллилеге милли орнаментлы әйбер сатуга гына кайтып кала. Елга бер уздырыла торган саф милли вакыйга бар, шунда да татарның моңы юк. Төп басым сату-алуга юнәлгән, ул әйберләрне без башка вакытта да сатып ала алабыз.

Фестивальне бер ел да калдырмый күзәтеп барган Ләйлә Хәбибуллина:

– «Печән базары»ның беренчесе белән хәзергесен чагыштырып та булмый, ул бүген бик югары дәрәҗәдә уза. Ул елларда урыны да кечкенә һәм кысан, дизайнерлар да 10-12 иде. Хәзер исә дизайнерларның санына чыгып булмый, аларга хәтта урын да җитмәскә мөмкин. Бер генә теләк: фестиваль дизайн-маркетка гына кайтып калмасын иде. Лекторийләр, мастер-класслар бар анысы, тик элеккеге «Печән базары»ннан нәрсә дә булса кайтарылса, шәп булыр иде, ниндидер җанлы әйбер җитми.

Зөлфия Ибләминова «Печән базары»нда беренче тапкыр гына катнаша:

– Фестиваль турында күптәннән ишетеп белә идем, гел килергә хыялланып йөрдем, менә быел насыйп булды. Үземә калфак сатып алдым!

Фестиваль турында саннар: 
– «Печән базары» быел 6 нчы тапкыр үткәрелә;
– быел чарада 100дән артык дизайнер катнашты;
– фестиваль 11 сәгать дәвам итте (11.00-22.00).

Тагын бер күңелле вакыйга: фестивальгә милли киемнән килүчеләр арасында лотерея уйнатылып унынчы модель Айфон тапшырылды. Җиңүче – Рафил Закиров.

Татар милли киемнәренең берәр элементын булдыру шарты белән фестивальгә керү ирекле иде.

Зилә Сабитова

yalkyn.com

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*