tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты
Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Путин эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин коронавирус белән бәйле эшләми торган көннәрне май бәйрәмнәре тәмамланганчы озайтты. Катгый таләпләр 12 майга кадәр сакланачак. Бу хакта Президент туры эфир барышында хәбәр итте.

“Май бәйрәмнәре арасында болай да күпләр отгуллар, отпуск ала иде. Ә бу шартларда бу өч көндә эшкә чыгу бигрәк тә куркыныч. Ул өч көнне дә исәпкә алып, 11 майны кертеп, бу көннәрне эшләми торган көннәр дип игълан итәм. Ләкин профилактика чаралары төгәл үтәлергә тиеш”, – диде Владимир Путин.

Иң элек эшләми торган атна итеп, 30 марттан 6 апрельгә кадәр көннәр билгеләнгән иде. Аннары Владимир Путин эшләми торган көннәрне 30 апрельгә кадәр озайтты.

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны 93 мең 558 гә җитте. Соңгы тәүлектә илдә 72 кеше һәлак булган. Барлыгы 865 кеше вафат. Россия авыручылар саны буенча Кытай һәм Иранны узып китеп, сигезенче урынга күтәрелгән.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*