tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия имамнары Казанда IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына әзерлек турында сөйләште

Россия имамнары Казанда IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына әзерлек турында сөйләште

Бүген, агымдагы елның 20 июнендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советы утырышы үтте. Анда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров; Совет рәисе, Россия Ислам институты һәм Болгар ислам академиясе ректоры, Татарстан Республикасы мөселманнарыны Диния нәзарәте рәисе урынбасары – Рәфыйк Мөхәммәтшин; Совет рәисе урынбасары, БТК Башкарма комитеты Бюро әгъзасы, Сарытау шәһәренең “ГЭКСАР” электротехник заводы генераль директоры, Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы муниципаль районы башлыгы – Эдуард Ганиев; Россия Мөфтиләр Шурасы рәисенең урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – Рушан Аббясов; Татарстанның баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев; Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе – Таһир Бикчәнтәев һәм Росиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре катнашты.

Совет утырышында 2018 елның 19-21 июль көннәрендә узачак “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтендөнья дин әһелләре җыенына  әзерлек эшләре мәсьәләләре, оештыру эше, теләк-тәкъдимнәр каралды.

Төп мәсьәлә итеп, киңәшмәдә чираттагы дин әһелләре форумы кысаларында үтәчәк секцияләр утырышларының темалары һәм исемнәре тәгаенләнде.

Шулай итеп, татар дин әһелләре быелгы җыенда түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:

  1. Балаларга дини белем бирү өлкәсендә тупланган тәҗрибә һәм проблемалар;
  2. “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тормышка ашыру мәсьәләләре;
  3. Татар халкының рухи мирасын барлау һәм халыкка кайтаруда дин әһелләренең роле;
  4. Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру.

Тәкъдим ителгән түгәрәк өстәлләрнең темалары бүгенге Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының утырышында хуплау тапты һәм тулыландырылган нөсхәдә кабул ителде.

Утырышта көн кадагында торган тел мәсьәләсе һәм яшь буынга тәрбия бирү проблемалары озаклап уртага салып сөйләшенде. “Мәчетләр каршындагы курслар дин нигезләрен өйрәнүгә генә кайтып калырга тиеш түгел.Төбәкләрдә нинди тәҗрибәләр бар? Без Татарстанда чыгыш та, программа да әзерләдек, дәреслек тә эшләдек, “Без – татарлар” проектын ачып җибәрдек”, – диде ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин.

“Татар теле мәсьәләсенә мәчетләр, дин оешмалары битараф булырга тиеш түгел”, – дип ассызыклап үтте Совет рәисе. Рәфыйк Мөхәммәтшин әлеге үрнәкне башка төбәкләргә дә алырга киңәш итә.Шулай ук түгәрәк өстәл артында мәктәпләрдә дин нигезләрен укыту проблемаларына кагылышлы актуаль фикерләр яңгырады.

Утырыш әгъзалары Болгар академиясе каршында Гөләмәләр Шурасын оештыру эшләре барышы, Ислам дине белгечләрен әзерләү, Ислам дөньясында танылган маршрутлар булдыру кебек темаларга әңгәмә корды.

Искәртеп үтәбез, быелгы форумга Татарстан республикасы һәм Россиянең 68 төбәгеннән 1100 татар дин әһеле катнашуы көтелә.

IX Бөтендөнья дин әһелләре форумы 19 июль көнне Казанда секцияләр утырышы белән башланып китеп, 20 июль көнне Корстонда пленар утырыш белән дәвам итәчәк. 21 июль көнне исә, бөтен дөньядан килгән татар дин әһелләре “Изге Болгар җыены”нда катнашачак.

 Алена Низамова

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*