tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Россия – минем тарихым” паркында татарча аудиоэкскурсияләр эшли башлады
“Россия – минем тарихым” паркында татарча аудиоэкскурсияләр эшли башлады

“Россия – минем тарихым” паркында татарча аудиоэкскурсияләр эшли башлады

21 февраль – Халыкара туган тел көнне Казан шәһәренең “Казан ярминкәсе” павильоннарында эшләп килүче “Россия – минем тарих” мультимедияле паркында татарча аудиоэкскурсия тәкъдим ителде. Рус теленнән татар теленә тәрҗемә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белгечләре тарафыннан әзерләнгән.

Беренче булып татар телле аудиоэкскурсияләрне танылган татар блогерлары  Ринат Галиәхмәтов һәм Ильназ Габидуллин, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Булат Ибраһимов, журналист Батыр Харисов сынадылар.

Белешмә өчен: Беренче мәртәбә тарихи парк 2015 елда Мәскәүдә ВДНХның 57 павильонында ачылды. Шуннан соң мультимедияле тарихи парклар Россия Федерациясенең башка субъектларында да ачыла башлады. Бүгенге көндә алар Россиянең 19 шәһәрендә эшли.  Казанда әлеге күргәзмә 2017 елда ачылды. Күргәзмәләрдә бөтен мәгълүмат иң заманча җиһазлар ярдәмендә тәкъдим ителә: сенсор өстәлләр һәм экраннар, лайтбоклар, интерактив көллият, проекторлар, кинотеатрлар һәм башкалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*