tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салачак

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында 17 августта Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чәчәкләр салу тантанасында Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Габдулла Тукай һәйкәле Новокузнецкая урамындагы скверда урнаштырылган. Ул 2011 елда шагыйрьнең туган көне – 26 апрельдә ачылган. Монумент куюда Татарстан Хөкүмәте катнашкан. Шулай ук меценатлар зур ярдәм күрсәткән.

Россия башкаласында Татарстан көннәре 17 августка (ул көнне дә кертеп) кадәр үткәрелә. Чаралар 15 августта “Библио-Глобус” китап кибетендә республикада басылган китапларны тәкъдим итү белән башланып китте.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*