tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузмаска кушты
Рөстәм Миңнеханов Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузмаска кушты

Рөстәм Миңнеханов Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузмаска кушты

Бүген, 24 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. Үз юлламасында ул Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген дә телгә алды.

“Республикадан читтә яшәүче татарларга булышлык күрсәтү, тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклап калу – Татарстанның конституцион бурычы. Үткән Бөтендөнья татар конгрессы съездлары әлеге сорауларның аеруча актуаль булуын күрсәтте.

Җаваплы булган хөкүмәт органнарына, Бөтендөнья татар конгрессына, Татар федераль милли-мәдәни оешмасына тиешле структуралар белән тыгыз элемтәдә тору, эшчәнлекнең төрле формаларын куллану, шул исәптән, «Ана теле» челтәрен киңәйтү кирәк.

Татар халкы үсеше Стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларны милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Бөтендөнья татар Конгрессы җаваплы”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Фото: president.tatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*