tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада алты бала әнисенә медаль тапшырды
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада алты бала әнисенә медаль тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада алты бала әнисенә медаль тапшырды

Кичә түбәнкамалы Гөлчәчәк Шәмгунова “Ана даны – Материнская слава” медаленә лаек булды. Бала тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән тырышлыгы өчен аңа бу бүләкне Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Илгиз һәм Гөлчәчәк Шәмгуновлар алты бала үстерәләр. Олы кызлары – Алсу, Мәрьям һәм Айгөл инде әти-әниләреннән аерым яшиләр, ә менә Әминә, Тимур һәм Искәндәр әле мәктәптә укыйлар.

Иң олы балалары Алсуга быел 28 яшь тула, төпчекләре Искәндәргә әлегә сигез генә. Шәмгуновлар бергә җыелып, күңелле ял итәргә ярата: кышын тимераякта һәм чаңгыда шуалар, җәен «Гаилә» паркында ял итәләр, кинога йөриләр.

“Балалар – ул бәхет, – ди гаилә башлыгы Илгиз Шәмгунов. – Алар белән үзебез дә үсәбез, үзебез дә үзгәрәбез”.

“Мин үз гаиләмдә бик бәхетле”, – ди кече кызлары Әминә дә, әтисенең сүзләрен раслап. Бу кунакчыл йортта өлкәннәр дә, балалар да шулай уйлый.

Бүләкләү тантанасы “Камский Артек”та узды, анда кичә Татарстан Президенты булып китте. Рөстәм Миңнеханов Әминә, Тимур һәм Искәндәр Шәмгуновларга ял итү үзәгенә юлламалар тапшырды.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*