tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов “Тышау кисү” йоласында катнашты
Рөстәм Миңнеханов “Тышау кисү” йоласында катнашты

Рөстәм Миңнеханов “Тышау кисү” йоласында катнашты

Алтайда Бирюзовая Катуньда узган 25нче төбәкара Сабантуйда Татарстан Президенты Казахстанның Жаркентск шәһәре мәчете имамы Рамил Рәхимбаевның улы Илһамның “тышавын кисте”. Озак тәпи китә алмаган сабыйның аяк арасындагы “тышавын кисү” – татар халкының борынгыдан килгән йоласы. Алтай Сабантуенда әлеге йоланы Татарстан Президенты катнашында уздырдылар.

Алтай Сабантуенда Казахстанның Семей шәһәреннән 100 кешелек делегация катнашты ( Татар сәнгате мәктәбе, Семей шәһәре эшмәкәрләре  һәм халкы). Алар Татарстан Президентын, Алтай крае һәм Алтай Республикасы җитәкчелеген каршы алдылар, дип хәбәр итә Семейдагы милләттәшләребез.

Кунаклар юртада татар һәм казак милли ризыкларыннан авыз итте, Татар сәнгать мәктәбе укучыларының, “Илһам” инструменталь ансамбленең, «Иртыш моңнары» коллективының чыгышларын карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*