tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте
Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Сөенечле бу көннәрдә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый.

Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.

Күпмилләтле республикабызда Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар. Мөселманнарны елдан-елга бу олы бәйрәм уңаеннан христианнар һәм башка дин вәкилләре тәбрикли, изге теләкләрен җиткерә, шулай итеп, Татарстаныбыз алгарышы һәм үсеше өчен уңышларга ирешү омтылышыбыз тагын да көчәя.

Казан, Борынгы Болгар, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары мәчетләрендә бүген берләшергә, акыллы, мәрхәмәтле гамәлләр кылырга чакырган вәгазьләр аеруча ышандыру көче белән, тантаналы яңгырый. Зур ифтарлар, балалар бәйрәмнәре, мәдәни-мәгърифәти чаралар уздыру матур гадәткә әйләнде. Шунысы куанычлы: аларда катнашучылар саны ел саен арта бара.

Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим”, – диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*