tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнехановны котлыйлар
Рөстәм Миңнехановны котлыйлар

Рөстәм Миңнехановны котлыйлар

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллаган. «Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына сайлануыгыз уңаеннан эчкерсез котлауларны кабул итегез, – диелә телеграммада. – Республикада яшәүчеләр инде күп еллар дәвамында төбәк алдындагы мөһим бурычларны хәл итүне Сезгә ышанып тапшыра. Сайлауда җиңү – Татарстанда зур абруй казануыгызга тагын бер дәлил. Югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка, зур тәҗрибәгә, күпкырлы белемнәргә ия булуыгызның Сезгә алга таба да төбәк икътисадын һәм социаль өлкәне ныгытуга, Татарстан һәм бөтен Россия файдасына яңа уңышларга ирешүгә ярдәм итәсенә иманым камил. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим».

***

Казахстанның Беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президентын сайлауда җиңүе белән телефон аша котлап, республикага – алга таба үсеш, ә халкына  уңышлар һәм иминлек теләде.

Рөстәм  Миңнеханов Нурсолтан Назарбаевка изге теләкләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт башлыклары, шулай ук республика башлыклары арасындагы дустанә җылы, нык мөнәсәбәтләрнең мөһимлеге турында әйтте.

***

Әзәрбайҗан Премьер-министры Али Асадов Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вазыйфасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллаган. «Бик зур абруйга, бай тәҗрибәгә ия булуыгыз һәм Татарстан халкының эш-гамәлләрегезне берсүзсез хуплавы нәтиҗәсендә Татарстан соңгы елларда төрле өлкәләрдә искиткеч зур уңышларга ирешеп, кайбер төп күрсәткечләр буенча Россия төбәкләре арасында алдынгылыкка чыкты. Әзәрбайҗан Татарстан белән дустанә һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Күпкырлы үзара хезмәттәшлекне алга таба да үстерәчәгебезгә ышанам», – диелә котлауда.

***

Россия Федерациясенең Швейцариядәге илчесе Сергей Гармонинның котлау телеграммасында болай диелгән: «Сайлауда җиңүегез сәяси юнәлешегезне һәм абруегызны тану, Татарстан халкы ягыннан тулы ышаныч күрсәтү булып тора. Дәүләт эшендә зур тәҗрибәгә, югары дәрәҗәдә һөнәри осталыкка, бик зур җаваплылык хисенә ия булуыгыз һәм хезмәтегезгә иксез-чиксез тугрылыгыгызның республиканы үстерүгә һәм халыкара элемтәләрне, шул исәптән Швейцария кантоннары белән элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәчәгенә ышанам».

***

Казахстанның башкаласы Нур-Солтан хакиме Алтай Кульгиновның котлау телеграммасында: «Тавыш бирү йомгаклары зур сәяси абруйга ия булуыгыз һәм халыкның Сезгә ышануы турында сөйли. Ике яклы хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертүегезне басым ясап әйтәсем килә. Хезмәттәшлекнең алга таба да үсәчәгенә һәм ныгыячагына ышанам», – дигән сүзләр бар.

Алматы хакиме Амандык Баталов та Рөстәм Миңнехановка телеграмма җибәрде. «Сезнең җитәкчелектә Татарстанның алга таба барлык юнәлешләр буенча тагын да зуррак уңышларга ирешәчәгенә ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, Татарстан һәм бөтен Россия файдасына корылган планнарыгызның тормышка ашуын, ә тугандаш Татарстан халкына – тынычлык, татулык һәм үсеш телим!» – диелә котлау телеграммасында.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*