tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Илһам чишмәсе» иҗаты бәйгесенең сайлап алу туры узды
Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Илһам чишмәсе» иҗаты бәйгесенең сайлап алу туры узды

Сарман балалар сәнгать мәктәбендә «Илһам чишмәсе» иҗаты бәйгесенең сайлап алу туры узды

Илhам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбендә 13 февраль көнне татар эстрадасының легендар җырчысы Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Илһам чишмәсе» II ачык район балалар иҗаты конкурсының сайлап алу туры узды. Конкурста 7 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнашты, алар 100дән артык иҗади номер тәкъдим иттеләр.

Ә инде 14 февральдә, конкурсның сайлап алу туры лауреатлары катнашында Гала-концерт узды. Катнашучыларга дипломнар hәм шушы конкурсны оештыруда башлап йөргән, матди ярдәм күрсәткән, Сарманнын олы йөрәкле, киң күңелле Гамировлар гаиләсенең кыйммәтле истәлек буләкләре тапшырылды.

Зания Вафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*