tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Себер татарларының музыкаль мирасы тупланмасы дөнья күрде
Себер татарларының музыкаль мирасы тупланмасы дөнья күрде

Себер татарларының музыкаль мирасы тупланмасы дөнья күрде

Әле яңа гына Казан шәһәрендә “Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. Себер татарлары фольклоры антологиясе. 4 нче том. Музыкаль мирас” дип аталган калын китап бастырылган. Шул уңайдан аның авторлары: филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Халыкара лингвистлар җәмгыятенең мөхбир-әгъзасы (член-корреспонденты), 50 ләп фәнни китап язучы Фәрит Йосыпов, фәнни мөхәррире – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова, рус текстлары мөхәррире – тел белгече, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, өлкәбезнең танылган ветеран укытучысы Бибинур Сабирова Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә тәкъдир итү кичәсе оештырдылар. Китап Татарстан мәдәният министрлыгы, министрлык каршындагы Традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Төмән өлкә хакимияте канаты астында Татарстан Республикасының 2014-2020 елларга планлаштырылган Республика дәүләт телен һәм башка телләрне үстерү программасы грантына дөнья күргән. Төмән өлкәсе хакимияте дә матди ярдәм күрсәткән.

Әлеге бай эчтәлекле, кыйммәтле рухи җәүһәрләр тупланган җыентык белән танышырга теләүчеләр күп иде. Алар авторларның үзләреннән 900 биттә русчага тәрҗемәләре белән бирелгән 652 фольклор әсәренең (шуларның 300 дән артыгы ноталарга салынган) туплану, эшкәртелү тарихын ишеттеләр.

Бу инде себер татарларының рухи мәдәни җәүһәрләрен туплаган 4 нче том. Алдагы елларда дастан, мөнәҗәтләр, йомаклар, хикәятләр, мифлар турындагы калын китаплар белән танышкан идек.

Ф.Җәүһәрованың чыгышын тулысынча бирми калдырып булмый, аны һәркем ишетергә тиештер шикелле, миңа калса.

– Хәерле көн, себердә яшәп, себер киңлекләрендә көн итүче бик борынгы туганнарыбыз! Бу җирләр бик борынгы заманнардан шушы җирләрдә гомер иткән, шушы климатка, шушы тирәлектә яшәүче кош, җәнлекләр авазларына, яңгыр тавышына, кышкы бураннарга күнегеп, шушы авазлар белән үзенең музыкаль мирасын булдырган борынгы кавемнең бүгенге вәкилләре! Татар дөньясы ул һәрвакыт кайнап торган, татар бервакытта да канкәрдәшләренә булышып яшәгәннәр. Шул заманнардан мирасларын тудыра барганнар. Без ата-бабабыз дип әйтәбез икән, беренче чиратта әти-әниебезне, аннары әби-бабабызны хәтерлибез. Бу һәр буын арасындагы хәтер җебе үтә күренмәле. Ул җеп һәр буын арасында үзенчәлекле, әйтеп бетергесез: ул колакның көйгә саклылыгы, авазны әйтергә тырышып, көйне көйләгән вакытта сулышның җитүе, шушы тавышны ишеткәннән соң күңелнең тирбәлеп китүе, күңелгә яшь килүе – болар барысы да шул әби-бабалар мирасы, алар авазлары. Бүгенге көндә Ука (Ока) суыбуйларында төркем-төркем мишәрләребез утыра. Ә Иртеш буйларында себер татарлары яшиләр.

Шул урманнарда, елга-күл буйларында, болыннардагы табигать авазлары татар музыкаль мирасы булып тупланган.

Бу антология безнең күз алдыбызга ун томлык булып килгән иде һәм аңа концепциябез төзелде. Шушы ун томның 4 томы укучыларыбыз кулына тапшырылды. Әлбәттә, төзелеше, материалны туплау, утырту ягыннан иң катлаулысы – музыкаль мирас. Аның асылында бик үзенчәлекле специфика бар. Халыкның акылыннан акылына һәм күңеленнән күңеленә, тавышның җиткерүенә һәм шул авазны ишетеп күңелнең үрсәләнүенә бәйле ирешкән моңнар алар. Китап ахырындагы зур искәрмәләр өлешендә бу әсәрләрнең кем тарафыннан, кайдан, кемнән яздырып алынганлыгы күрсәтелгән. Кемнән дигәне бигрәк мөһим. Чөнки шушы аһәңнәрнең авазлары, тавышлары, көйләре, яшәү процессында булган күңел дулкынлануларын, сөенеч-шатлыклары, кайгы-хәсрәтләре, сагышлары, борчуларын без шуларда ишетербез. Авазларны ишетү өчен ноталар бар. Нота астында иҗекләр. Шушы иҗекләрне дөрес утырту өчен Фәрит абый бик тырышты, белемле нота куючы белән эшләде. Алар монда себерчә, анда сузу да себерчә. Чөнки аның бер генә авазын үзгәртәсең икән – аһәң югала. Ә аһәңдә.., әйткәнемчә, кош тавышы, күлләрнең тирбәлеше, себер ягындагы чиксез күлләрнең дулкын тавышы… Без аларны дастан көйләрендә ишетәбез. Авазлардан татар мелизмнары килеп чыга. Ә бу мелизм татар яши торган урман исе, җиләк исе, чәчкә исе. Алар барысы да күңелгә дулкын бирә. Шуңа күрә дә әсәрнең башлангычы дастаннар белән башланып китте.

Дастаннар янында бәетләр булыр. Аннары йола музыкаль мирасы булыр. Себер төбәге бит ул Төмән өлкәсе генә түгел. Анда кайдан гына килмәгән татар? Төбенә төшә башласаң, анда бохарлылар да, төньякта яшәүче халык та, тагын башка кавемнәр булыр. Һәрберсенең мөмкин булган, таба алган, кемнәрдер тарафыннан язып алырга өлгергән, Фәрит абый үзе язып алып калган, Флора апа язып алган дастаннар, йола җырларының мөмкин булганнарының барысының да ноталарын утыртырга тырыштык. Ул гына түгел, кайсыберләре берничә вариантта бирелә. Ә вариант нәрсә дигән сүз? Бу авылның дастанчысы, көйчесе күңеле белән шундый булган, аның нәсел-нәсәбендә кемнәр генә юк, ул шушылай ишеткән, аның авазын болай отып калганнар. Халык нота белән отмаган бит, күңел белән хәтердә калдыра ул. Ә күңел ул шундый: бу авазны әйткәндә мин бу бабамны хәтерлим, монысында балачагым искә төшә, бу авазда 3-4 сабакташ белән җырлап утырган вакытлар искә төшеп, шул авазлар белән көйлим…

Шуннан фольклорның үзенчәлекле күренеше – вариантлар барлыкка килә. Фәрит Йосыф улы белән аларга бик сак килеп, һәр аһәңне саклап калырга омтылып бирергә тырыштык, бик авыр булды эш барышы. Шуларны кыйммәтле бәллүр кебек тартмага салып китердек. Сез аның хуҗасы. Бу нәзакәтле, нәзберек тартма сездә булырга тиеш. Аны беренче сез ачарга тиешсез. Менә шушы тартма ачылсын иде. Ачылсын иде, дигән сүзтезмә һәр әсәрне актару барышында күренер. Һәр әсәр себер сөйләшендә бирелгән. Себер сөйләшендә дигәнне сез дөрес аңларга тиешсез. Анда җырлар ничек язып алынган, информант аудиоязмада нинди аваз белән көйләгән, сүзне ничек әйткән, бу иҗекне ничек яңгыраткан – ул шулай бирелгән. Кайсыларыгыз, безнең якта болай гәпләшмиләр, дияр. Ул сорауны сез әбиегезгә бирергә тиеш буласыз. Аның җавабы бер генә булыр: “Апа сезнең якныкы түгел, ул бу авылның килене, җырны тегеннән алып килгән. Бу дулкынны сез сизәрсез. Бу дулкынга сак килергә тырыштык. Шуңа күрә һәрберегезгә бу китапны ачар ачкычлары үзегездә булсын иде. Иң беренче ачкыч – ул күңелнеке. Безгә һәр бөртеге кадерле. Китапны зур институтларга, галимнәргә җибәрергә әзерләп куйдык. Аларга себер дөньясы гаять үзенчәлекле. Урысча биргән очракта әсәрләрнең көче, аларга салынган образлар, андагы аһәңнәр – алар дөнья шедевлары. Ә безнең аларны дөньяга танытасыбыз килә. Берәр галим үз әсәрендә бу китаптан бер генә сүзне кулланса да, китап белән тагын да күбрәк кеше таныша дигән сүз”, – дип тәмамлады сүзен Фәнзилә Хәким кызы.

Фәрит Йосыф улына Себер якларын бик ошаган, ул монда еш килергә тырышкан: “- Остазым академик Диләрә Тумашева белән 1957 елда фольклор экспедициясе белән монда килү бик нык тәэсир итте. Себер татар сүзләре, авазлары күңелемә нык ошады. Шуннан соң себергә килми калган елларым аз булгандыр. Әлеге изге туфракка булган мәхәббәтем шушы 4 томлыкта урын алды, – дип Себергә мәхәббәте нәтиҗәсендә барлыкка килгән иҗат җимеше белән таныштыра башлады Фәрит Йосыф улы. – Шул еллардан бирле җаным ләззәт алган, сезнең бабаларыбыз мирасы булган кыйммәтле рухи җәүһәрләр юкка чыгамы дип бик борчылып яшәдем. Һәм менә аларны китап итеп чыгарырга юл ачылды. Безгә бөтен кеше ярдәмгә килде, бу томны әзерләү бик авыр булса да, ул һәр адымда булышучыларга очрап торды.

Себер татарлары аһәңнәренә, көченә рус текстын укучылар да соклансыннар, гаҗәпкә калсыннар дип рус теленә тәрҗемә итәргә булдык. Китап себер татарларының талантына, затлылыгына таң калып, андагы әллә нинди борынгы мирасларның бүгенге көнгә килеп җитүен белдерүче немец галиме В.Радлов булган. Себер татарларын бөтен дөньяга таныткан галим, аларны борынгы дастаннар белән бер дәрәҗәгә куярга мөмкин булган дастаннары булган халык, дигән. Үзебезне кем икәнлегебезне белергә, тарихыбыз белән горурланырга тиешбез.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фольклорчы якташыгыз Флора Ваһап кызы чиксез материал җыя. Җырларның ноталарын әзерли. Үзем, төрле кешеләр тарафыннан җыелган материаллар әлеге китапларда урын алалар. Тиздән 5 нче томы да дөнья күрер. 6 нчысын да әзерләрбез инде. Бохарлы шәехләр бик көчле кешеләр булганнар. Аларның рухлары безгә көч бирә. Бергәләшеп халкыбызга хезмәт итик.

Якташыбыз Бибинур Нигъмәтҗан кызы себер татарларының су буенда урнашырга яратуларын әйтте. Аларның сагыш, моңнарын тирә-якка

таратырга яратмауларын, ә тирән көйләргә салып су юлы белән агызуларын билгеләп үтте. 1982 елда музыка сәнгате белгече, профессор Мәхмүт Нигъмәтҗанов Төмәнгә себер җырларын эзләп килгән. Өлкә партия комитетына кереп, әдәби һәм себер татар телләрен яхшы белүче ярдәмче сораган. Алар Төмән дәүләт укытучылар белемен күтәрү институтында эшләүче Бибинур апаны тәкъдим иткәч, бергәләшеп себер татар җырларын эзли башлаганнар. “Шәһәрдә дә, якын-тирә авылларда да Идел буенда киң таралган халык җырларын җырлыйлар. Тубыл ягына киттек. Лайтамакта гына яңгыраган җырларны эзләп таптык. Фольклорчылар төрле газаплар аша үтеп, күп эзләнеп бөртекләп җыйган җәүһәрләрнең бергә тупланып, шундый китап булып чыгуы, әлбәттә, күңелне тетрәндерә. Сүзләрнең мәгънәләрен ачыклаган вакытта һәм башка сорауларда ярдәм иткән күпләргә олы рәхмәтемне белдерәсе килә”, – диде Бибинур Сабирова.

Кичә “Голос” проекты аша илгә танылган яшь җырчы Сайдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы татар халык җырлары белән башланып китте, аларның берсе – “Сахралар”ны галимәбез Флора Әхмәтова-Урманче себердә язып алган. Аннары тамашачылар Әбүзәр Миннебаев җитәкчелегендәге “Әмәл”, Екатерина Әхмәтҗанова әйдәп барган “Саз” фольклор төркемнәре, фән кандидаты – фольклорчы Луиза Сөрмәтова башкаруындагы себер татар җырларын тыңладылар, биюләрен тамаша кылдылар.

“Фәүзия Бәйрәмова: “Себер татарлары – ул үзе бер дөнья, үзе бер цивилизация”, – дигән. Фәрит

Йосыповның бу китаплары Себер татарларының үзенчәлекле дөньясын, рухын, себертатар цивилизациясен халык иҗаты җәүһәрләре аша тирән ачып күрсәтә, себер татарларын дөньяга таныта”, – диде алып баручы. Килүчеләр дә беренче тәэсирләре белән уртаклаштылар, әлеге кыйммәтле басманың авторларына, ярдәмчеләренә чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Авторлар мөмкин булган кадәр санда алып килгән китапларын халыкка тараттылар. Тиздән өлкәгә башкалары да килеп җитәр дигән теләктә калдылар. Шулай итеп себер татарларына тагын бер саллы, кыйммәтле басма кайтты.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*