tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Сәләт» сәләтле татар балаларын туплый
«Сәләт» сәләтле татар балаларын туплый

«Сәләт» сәләтле татар балаларын туплый

Республикабыздагы «Сәләт» хәрәкәтенең 25 еллык тарихы бар. 1994 елда 200 ләп татар баласына җәйге ялын уздыру мөмкинлеге биргән алан  чирек гасыр дигәндә 15 меңләп татар баласын үзенә туплаган үзгә бер мәмләкәтне хәтерләтә хәзер.

Узган ел «Сәләт» аланнарында әнә шулкадәр татар баласы тормыш мәктәбе үткән. 1997 елда Биләрдә үзенең беренче «Сәләт»  фестивале уздырылса, инде 2012 елдан башлап  әлеге фестиваль халыкара статуста уза. 2017 елда ул ике сменада гына үтсә, узган ел исә бу форум алты сменада яшь милләттәшләребезне ял иттерде. Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән дә күңелендә татар теленә, татар тарихына һәм мәдәниятенә ихтирам хисләре саклаган күпме бала!

Быел исә Биләрдә халыкара «Сәләт» форумының сигезенчесе узарга тиеш. «Сәләт» хәрәкәтен быелгы җәйдә нинди яңалык-үзгәрешләр көтә?  Болар хакында бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» клубы президенты Миләүшә Сираҗиева сөйләде.  Әйтик, быелгы җәйдә 22 профильле смена, 55 проект, 17 «Сәләт» клубы оештырылачак. Алар интеллектуаль, иҗади, инженерлык иҗаты, тарих һәм археология, экология, олимпиадаларга әзерлек кебек мөһим юнәлешләрне колачлаячак. Профильле сменалар Татарстаннан тыш, Чувашстанда, Самара өлкәсендә, Башкортстанда булачак. Алар арасында Лаеш районындагы «Йолдызлы» аланы һәм Биләрдәге «Фәнсар» үзәге быелгы җәйдә дә сәләтле яшь милләттәшләребез арасында иң популярлардан булачак.

 Таһир САБИРҖАНОВ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*