tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Су сәяхәтендә иң мөһиме – көймәдә үзара аңлашу» – татарлар дөнья гизә
«Су сәяхәтендә иң мөһиме – көймәдә үзара аңлашу» – татарлар дөнья гизә

«Су сәяхәтендә иң мөһиме – көймәдә үзара аңлашу» – татарлар дөнья гизә

Өч кешелек экипаж: капитан — спорт мастеры, Татарстанның Җилкәнле су спорт төре федерациясе каршындагы Җилкәнле су спорт мәктәбе җитәкчесе Алмаз Алиев, капитан ярдәмчесе — Илфат Миңлебаев, боцман — Вил Сәгыйтов Истанбулда тукталдылар. Биредә сәяхәтчеләр белән «Идел-Урал» мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте әгъзасы Илшат Нәҗипов очрашты. Алга таба сәяхәтчеләр иң еракта яшәүче татарлар — Австралия татарлары белән дә күрешергә җыеналар.

Истанбулда сәфәрне дәвам итү өчен кирәкле кайбер эшләр башкарылган. Әйтик, көймә тозлы суларда йөзәр өчен әзерләнгән — моллюсклар ябышмасын өчен асты яңадан буялган. Шулай ук җилкәннәре каралган, диңгез суын чистарту җайланмасы урнаштырылган…

Сәяхәтчеләрнең эшләре тәмамланып, юлга кузгалганда тәҗрибәле капитан Алмаз әфәнде белән әңгәмә корып алдык.

– Алмаз, Төркиягә ничек килеп җиттегез?

– «Милонга» яхтабыз белән Казаннан чыккач, Идел буйлап бардык, аннары Донга төштек, Доннан Азов диңгезенә чыктык. Азовтан Кара диңгезгә, шулай итеп Россияне үттек, Төркиягә килдек. Экипаждагы егетләр миннән күпкә яшьрәк. Алар – минем укучыларым. Менә хәзер ике ай инде бергә бер команда булып йөзәбез. Мин диңгезләргә унлап тапкыр сәяхәт иттем, үземнең тәҗрибәдән, күзәтүләрдән әйтәм, сәяхәт кешене шактый үзгәртә. Сәяхәт вакытында егетләр олыгаеп китә.

– Су сәяхәте куркынычмы?

– Штормнар була, әмма, минемчә, бу куркыныч түгел. Өч кеше бер кечкенә генә көймәдә. Үзара мөнәсәбәт кору кирәк, менә шул мөһим. Үзара аңлашу бар икән, калганы әйбәт килеп чыга.

– Көймә алган һәркем сәяхәт итә аламы? 

– Сәфәргә чыкканчы, Җилкәнле су спорт мәктәбендә укытабыз, теорияләрне өйрәтәбез, практика уздырабыз. Әлбәттә, көймә белән сәяхәткә теләгән һәркем чыгып китәргә мөмкин. Әмма аның сәяхәте ничек үтәр, менә бу билгесез.

Илшат әфәнде сәяхәтчеләрне озатып җибәргәч, аларның тәвәкәллекләренә хәйран калуы турында әйтте. «Без, Татарстан кешеләре, диңгез күреп үскән, ияләшкән халык түгел. Менә, елгада йөзгән татарлар, диңгезләр аша, океаннарга чыгалар! Кара диңгез — Мәрмәр диңгез — Ак диңгез, аннары Гибралтар бугазы- Кейп-Таун (Көньяк Африка) – Аделаида (Австралия). Атлантика, Һинд, Тын океаннар аша йөзәчәкләр, моны хәтта күз алдына китерү кыен. Хәерле юллар телик!» — диде ул.

Җилкәнле яхта экипажы өч океанны кичеп, дөньяның ун илендә булырга, 59 мең чакрым (36 мең миль) ара узарга ниятли. Республика яхта спорты тарихында беренче булып, катлаулылыгы буенча иң югары категориягә караган өч географик урынны узарга җыеналар.

Көймәчеләр үзләренең сәяхәтен ТАССРның 100 еллыгына багышлый.

Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА (Төркия)

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*