tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таллинн Европа татарлары Сабан туена әзерләнә
Таллинн Европа татарлары Сабан туена әзерләнә

Таллинн Европа татарлары Сабан туена әзерләнә

Европа татарлары Сабантуе ике елга бер тапкыр үткәрелә. Беренчесе Берлинда, ә соңгысы, ике ел элек Вильнюста узган иде. Бүген аэропортта Таллиннда яшәүче милләттәшләребез милли киемнәрдән, гармун моңнары яңгыратып Татарстан делегациясен каршы алды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та катнаша. Бирегә шулай ук Литва, Польша илләрендә яшәүче милләттәшләребез дә килде.

Сабан туе Таллинн шәһәрендә 16 нчы июньдә үтәчәк. Ул Таллин шәһәре мэры  Михаил Кылвартның шәхси булышлыгы белән дә уза. Милли бәйрәмебездә 3 меңләп кеше катнашырга тиеш. Германия, Бельгия, Польша, Чехия,  Финляндия, Швеция, Литва, Латвия һәм Татарстаннан күп санлы кунаклар көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*