tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихчы: Россия Империясен төзүдә татар халкы зур роль уйнаган
Тарихчы: Россия Империясен төзүдә татар халкы зур роль уйнаган

Тарихчы: Россия Империясен төзүдә татар халкы зур роль уйнаган

Россия Империясенең төзүчесе рус халкы гына түгел, татар милләте дә зур роль уйнаган ди тарих фәннәре кандидаты Илнар Гарифуллин. Бу фикерен ул «Татарстан — Яңа гасыр» каналындагы «Ком сәгате» тапшыруында сөйләде.

«Шул ук рус морзалары арасында татарлар — утыз процент. Күпчелек сугышларда Россия җиңеп чыккан вакытта татар гаскәрләренә, татар милләтенең көченә таянган. Мәсәлән, Петр I Европага чыккан чакта, Петербургны төзегәндә күбрәк татар лашманнары белән куллана. Бишбалта бистәсендә кораблар төзиләр, алар Кара диңгезгә чыга, Россия Империясен көчәйтә», — диде ул.

Аның фикеренчә, Россия Империясенең горурлыгы татар милләте аркасында да барлыкка килгән. «Сорау туа: татар милләтен Россия дәүләтен төземәгән халык дип игълан итү дөресме? Башка халыкларның да керткән өлешләре зур. Әмма без Россия эчендә яшәгән халыкны „күпмилләтле халык“ дип атыйбыз, шул ук вакытта русларны „дәүләт төзүче“ халык дип әйтү дөрес түгел», — дигән нәтиҗәгә килде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*