tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына гармунчылар марафоны

ТАССРның 100 еллыгына гармунчылар марафоны

ТАССРның 100 еллыгына багышланган ХХХV «Уйнагыз, гармуннар» республика халык иҗаты бәйрәме кысаларында​ #УйнагызГармуннар2020 марафонын игълан ителә һәм күпмилләтле​ Республикабызның барлык гармунчы/баянчыларын әлеге марафонда катнашырга чакырабыз!

Шартлары бик гади:
-Гармунда/баянда үзегез яраткан көне уйнап видео төшерәсез
-Шул видеоны уз инстаграм аккаунтыгызда #УйнагызГармуннар2020 хештегы белән урнаштырасыз
-Пост астында таныш гармунчы/баянчыларны билгеләп аларга эстафетаны тапшырасыз

Дуслар, үз постларыгызда безне дә билгеләргә онытмагыз​ @tatfolk​ @mincult_rt @tatarcongress
Иң яхшы видеоязмаларны үз аккаунтыбызда да урнаштырырбыз!
Әйдәгез әле, бергәләп интернет киңлекләрен милли моңнар белән баетыйк!
Марафонны Татарстанның һәм Башкортстанның атаклы гармунчы/баянчылары башлап җибәрә. Хәерле сәгатьтә, дуслар! Башладык!!!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*