tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар КВН лигасында – ребрендинг: БАРЫСЫ ДА ЯҢА БАШТАН!
Татар КВН лигасында – ребрендинг: БАРЫСЫ ДА ЯҢА БАШТАН!

Татар КВН лигасында – ребрендинг: БАРЫСЫ ДА ЯҢА БАШТАН!

Республикабыздагы татарча КВН тулысынча үзгәрә. Исеме, форматы, оештыручылары – барысы да яңача. Бөтен Татарстан районнарын колачлаган татарча КВН нинди булыр? Аның конкурс этаплары кайчан узачак? Моның турында “Татар Production” берләшмәсенә нигез салучы, “Әйдә, шаяРТ!” татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев белән әңгәмә кордык.

– Рамил, татар КВН лигасының яна сезоны кайчан башланды?

– Апрель аенда. Быел анда бик күп үзгәрешләр көтелә, алар сезон схемасына да кагыла. Узган елларны сезонны фестивальдән башласак, быел ул район этапларыннан старт ала. Татарстандагы 45 муниципаль районның һәрберсенә барып, КВН мәктәбе оештырып, катнашучыларны мәзәкләрне дөрес язарга, аларны сәхнәләштерергә өйрәтәчәкбез. Өч көнгә сузылган әлеге мәктәпнең ахырында командалар КВН уйный. Быел зур фестивальгә районнарда җиңеп чыккан кешеләр киләчәк. Ул 2 июнь көнне Г. Кариев театрында узачак.

– Яңа сезон ни белән шаккаттырачак? Яңалыклар нәрсәгә кагыла?

– Әйе, чыннан да, быелгы сезон бик үзенчәлекле. Без Татар КВНының форматын үзгәртәбез, аңа ребрендинг ясадык. Хәзер ул “Әйдә, шаяРТ!” дип атала. КВН эчендәге формат үзгәрә. Мисал өчен, алып баручы стойка кырыенда тормый, командалар уйнаган арада сәхнәдән чыгып тора. Жюри әгъзалары утырган мәйданчыкта да өстәлләр, табличкалар түгел, ә кәнәфиләр урнаштырылачак. Алар 5 кеше – эстрада, юмор, сәясәт юнәлешендә эшләүче танылган шәхесләр. Сәхнәдә командадан күп дигәндә, 5 кеше булырга мөмкин. КВН үз эченә өч конкурс – танышу, импровизация, йолдызлы конкурсны ала. Соңгысына килгәндә, һәр команда үзенә бер йолдызны чакырырга, аның белән берлектә номер күрсәтергә тиеш.

– Районнарга килгәндә, аларның катнашуларын ничек бәялисез?

– Быел бөтен районнар да актив. Безне бик түземсезләнеп каршы алалар, КВН мәктәбендә тырышып укыйлар, өйрәнәләр. 2019 елда татар КВН лигасын оештыручылар да артты. Әгәр алдагы елларда бу эштә Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы гына катнашса, хәзер исә төп оештыручылар өчәү – Яшьләр эшләре министрлыгыннан кала, Мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу эштә безгә бик ярдәм итә. Зур фестивальдә катнашачак командаларны әлегә белмибез. Барысын да 2 июньдә тамаша кылачакбыз.

Хәзерге яшьләр татарча КВНда катнашырга агыламы?

– Яшьләргә бу юнәлеш бик ошый. КВН уйнап чыкканнан соң, аларның күзләре янып тора. Катнашучылар безнең белән аралаша, сораулар яудыра, инициатива белдерә башлыйлар. КВН бит – юмористлар өчен бер мәктәп. Ә “Әйдә, шаярт”ның район этаплары Татарстанның теләсә кайсы ерак почмагында яшәүче юмористка үз сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

 – Татар юморын яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Безнең командага бик күп эшләргә кирәк. Командабызның исеме – “Tatar Production”, без татарча КВН белән шөгыльләнәбез. “Әйдә, шаярт” татар КВН лигасыннан яхшы дәрәҗәле телевизион продукт булдырырга телибез. Шулай ук без татарча stand-up юнәлешендә эшлибез. Бу – юморның яңа дәрәҗәсе, анда яшьләр үзләрен юмор өлкәсендә чарлый. Татар юморы массалы дәрәҗәгә чыгып, күп кенә татар телле кешеләргә хуш килсен өчен, безнең тарафтан материал һәм селекция буенча күп эшләргә кирәк. Татар КВН лигасы турындагы тапшыруны телевидение прайм-тайм вакытында күрсәтсә, мәгълүмат чаралары моның турында яктыртса, минемчә, бу татарча юмор һәм, гомумән, татар телен үстерүгә зур өлеш булыр иде. Чөнки юмор – ул локомотив, һәрчак игътибарны җәлеп итә. Татар КВН лигасы уеннарына блогерлар, сәясәтчеләр, иганәчеләр килеп, безгә кайбер моментларда ярдәм итсә, бу татар юморын үстерүне тизләтергә булышыр иде.

– Тамашачылар белән ничек элемтә булдырасыз?

– Хәзерге вакытта бу юнәлештә мессенджерлар, социаль челтәрләр, аерым алганда, WhatsApp, Instagram, Вконтакте ярдәм итә. Шулар ярдәмендә мәгълүмат таратабыз. 2 июньдәге фестивальгә билетларны 15нче майдан Г. Кариев театр кассасында булачак.

 – Татар юморының яңа дулкыны нинди булырга тиеш?

– Беренче чиратта, заманча. Яраткан татар юмористлары – “Мунча ташы” эстрада театры, Рәшит Шамкайны, без, әлбәттә, хөрмәтлибез. Ләкин хәзерге яшь буын ул юморны карамый, шуңа без яңа дулкын булдырабыз. Алга таба ул үз тамашачын табар, дип өметләнәбез. Моның өчен без күп көч куябыз. Барлык эшләгән эшебез турында сыйфатлы видео төшереп, аны интернетка урнаштырып, телеканаллар аша күрсәтергә телибез. Без татарча юморның татар халкының күпчелек өлешенә барып җитсен өчен тырышачакбыз.

– Фестивальдән соң татар КВН лигасының этаплары ничек дәвам итәчәк?

Чирекфинал – сентябрь ахырында, ярымфинал – октябрь ахыры-ноябрь башында көтелә. Ә декабрьдә “Әйдә, шаярт” татарча КВН лигасының быелгы сезонының финалы узачак.

yalkyn.com

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*