tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы- 2018”: Динә Абдрахманова, Казахстан
“Татар кызы- 2018”: Динә Абдрахманова, Казахстан

“Татар кызы- 2018”: Динә Абдрахманова, Казахстан

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак дүртенче кызыбыз: Динә Абдрахманова. Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Казахстан данын яклый.

Динә Абдрахманова, Костанай дәүләт педагогика университетының 3 курс студенты
(Костанай, Казахстан)

Әнием кечкенәдән татар телен татар җырлары аша өйрәтте. Салават Фәтхетдинов, Нәфкать Нигъматуллин җырларын тыңлый идем. Һәр елны Татарсттан һәм Башкортстанга туганнарым янына кайтам. Кайда гына булмасын, һәрвакыт татарча сөйләшәбез.

Бәйгедә катнашу тәкъдимен Татар-башкорт оешмасы берлеге Ринат Биктимеров әйтте. Туганнарым, якыннарым, коллегаларым минем өчен җан атып тора.

“Татар кызы- 2018” бәйгесе минем өчен яңа кичерешләр, яңа белемнәр ул. Казанда күп нәрсәләргә өйрәнәм. Минем өчен иң мөһиме – үзем белмәгән нәрсәләрне өйрәнү.

“Дуслык” татар-башкорт оешмасының активисты булып саналам. Бәйгенең ярымфиналын үткәч, Алмата шәһәрендәге этнолагерьда булып кайттым. Әлеге лагерь миңа лидерлык сыйфатларымны арттырырга ярдәм итте.
Безнең оешмада иске татар җырлары – мөнәҗәтләр өйрәнәләр. Мин дә әлеге юнәлеш буенча китеп, үзлегемнән мөнәҗәтләр җырларга өйрәнә башладым. Шулай ук шигырьләр укырга яратам, кыяга менү спорты белән шөгыльләнәм.

Хәзерге вакытта мин туристик көрәш спорты буенча хөкемдар һәм “Кызыл ярымай” җәмгыятенең беренче ярдәм күрсәтү буенча инструкторы.

Хыялым: кешеләргә хыялларым турында сөйләүне кирәк тапмыйм. Тик шулай да Костанай каласында икенче тапкыр “Татар кызы” шәһәр бәйгесе оештырасым килә, чөнки бәйгенең Халыкара дәрәҗәсендә катнашып мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Шулай ук “Татар егете” бәйгесен уздыру теләгем дә бар.

Тормышымның һәр матур мизгелләре белән илһамланам.

Девиз: “Бар да гади, катлауландырма”.

 

«Татар кызы — 2018» бәйгесенең финал өлешендә катнашучы башка кызлар турында:

«Татар кызы – 2018»: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

«Татар кызы – 2018»: Ильнара Надырова, Оренбург

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*