tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак
Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

Татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада узачак

3-6 нчы февральдә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада оештырыла. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә.

Олимпиадада  үзләренең төбәкләрендә җиңүче булган 8-11 нче сыйныф укучылары катнаша.  Укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада биремнәрен үтиләр. Моннан тыш, олимпиадада катнашучыларга язучылар, галимнәр, шагыйрьләр һәм сәнгать әһелләре белән очрашу, Кәрим Тинчурин театрында “Төш” спектаклен карау оештырыла.

Олимпиаданың ябылу тантанасы Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында узачак.

http://mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*