tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарча диктант” акциясе Төркиянең 5 шәһәрендә узды
“Татарча диктант” акциясе Төркиянең 5 шәһәрендә узды

“Татарча диктант” акциясе Төркиянең 5 шәһәрендә узды

Төркия “Татарча диктант” акциясендә быел беренче тапкыр катнаша. 5 шәһәрдә (Истанбул, Анталия, Анкара, Искешәһәр, Измир), 7 мәйданда оештырылган. Иң күп катнашучылар Искешәһәр каласында булган. “Ул бүген үзен татар каласы буларак тагын бер кат күрсәтте,”- дип хәбәр итте Истанбулдан  милләттәшебез Рушания Алтай.

Истанбулда акция ике урында оештырылган. Диктант язу өчен мәйданнарны табарга, халыкны җыярга Төркиядәге татар дөньясына яхшы таныш галимнәр булышты, теләктәшлек итте, ди Рушания Алтай.

Татарстаннан Төркиягә китеп белем алучы студентлар Истанбул университетында җыелганнар.

Заманында галим Йосыф Акчура оештырган “Төрек учаклары” оешмасы әгъзалары диктант язасы бүлмәне алдан ук милли рухта бизәгән. Катнашучылар үзләре еблән бергә милли ризыклар да пешереп алып килгән. Диктант язганнан соң, барсы бергә “Туган тел” җырын башкарганнар. Милли ризыклар белән чәй эчкәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*