tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак
Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак

Татарстан мөфтие мөселман яшьләре белән очрашачак

7 октябрьдә Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре белән очрашачак. Очрашуда VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашыр дип көтелә.

Чара иртәнге 8.00дә Казан Кремле территориясендә – Кол Шәриф мәчете янында башланачак. Биредә катнашучыларны спорт һәм интеллектуаль, интерактив уеннар, тәмле төшке аш һәм җәмәгать намазы көтә. Программаның кульминациясе Татарстан мөфтие белән очрашудан гыйбарәт булачак: яшьләр Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак, ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге һәм планнары белән танышачак. Моннан тыш, очрашу кысаларында иң актив волонтерларны бүләкләү күздә тотыла.

Чарада катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: goo.gl/forms

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*