tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтияте “Чиста мәчет” акциясенең яңа сезонын башлап җибәрә
Татарстан мөфтияте “Чиста мәчет” акциясенең яңа сезонын башлап җибәрә

Татарстан мөфтияте “Чиста мәчет” акциясенең яңа сезонын башлап җибәрә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Чиста мәчет” акциясенең яңа сезонын башлап җибәрә. Әлеге башлангыч кысаларында яшь активистлар Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләрен башкарачак.

Шул рәвешле, бу якшәмбедә, 31 март көнне, Татарстан мөфтияте волонтерлары Лаеш районы Усад авылының “Ихлас” мәчетен тәртипкә китерәчәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, “Чиста мәчет” акциясе Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу вакыт эчендә акциягә йөзләп яшь мөселман-волонтер җәлеп ителде, алар әлеге хәйрия чарасы кысаларында Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан уннан артык мәчетне җыештырды.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: “Минем өммәтемә шундый саваплар күрсәтелде ки, алар арасында хәтта мәчеттән алып чыккан тузан бөртеге өчен дә савап бар иде” (Тирмизи).

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул итсен!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*