tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты
Татарстан Президенты Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Президенты Финляндиядә яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәре белән Финляндиянең Хельсинки шәһәрендә. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы премьер- министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар.

Хельсинкида Татарстан Президенты бүген берничә чарада катнашты һәм очрашулар уздырды. Мәгълүм ки, Рөстәм Миңнеханов чит илләргә сәфәрләр барышында һәрдаим милләттәшләребез белән очрашулар уздыра. Бүген Татарстан Президенты Финляндиядә гомер итүче милләттәшләребез белән очрашты. Очрашуда 150 ләп кеше катнашты. Күрешү чәй табыны артында узды.

Финляндия территориясендә татарлар 200 ел элек яши башлаган. 1809 елда Рус-Швед сугышы нәтиҗәсендә Финляндия Россия империясенә кушыла. Россия армиясенең хәрби гарнизоннарына Аланд утрауларында һәм Хельсинки янындагы утрауларда хәрби крепостьлар төзү өчен татарлар җибәрелгән.

1870 нче еллардан башлап 1920 нче ел урталарына кадәр Идел буе авылларында яшәүче татарлар Финляндиядә яшәүче туганнары янына күченә. Шуңа күрә хәтта хәзер дә Финляндия татарлары бер-берсе белән тыгыз элемтәдә яши.

Хәзерге вакытта Финляндиядә 950 гә якын татар яши. Күбесе Хельсинкида (500гә якын), калганнары Тампере, Турку, Котка, Раума һәм Васса, Ярвинпаа шәһәрләрендә яши. Элегрәк татарлар берничә татар җәмгыятенә берләшеп яшәгән.

Финляндиянең ислам җәмгыяте җитәкчесе  Гөлтән Бәдретдин кунакларны оешма эшчәнлеге белән таныштырып узды.

70нче елларда Хельсинки шәһәрендә «Габдулла Тукай исемендәге җәмгыять» эшли, аны Хельсинки университеты профессоры Гомәр Дахер җитәкли. “Исламия” дип аталган икенче җәмгыятьне мехлар  сату белән шөгыльләнгән Осман Али җитәкли. Хәзерге вакытта ике оешма да кушылган һәм Финляндиянең бердәм диаспорасын тәшкил итә. Күп еллар Финляндиядә татар диаспорасы җитәкчесе булып галим, халыкара дәрәҗәдәге юрист, Хельсинки университеты укытучысы Окан Дахер – Гомәр Дахер. Аннан соң рәис булып Атик Али була. Бүгенге көндә җәмгыять белән Гөлтан Бәдретдин җитәкчелек итә.

Финляндиянең Ислам җәмгыяте идарәсе әгъзасы Атик Али дөньяда тоткан татарларның урыны турында сөйләде, тарихи этапларга тукталды.

Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе урынбасары Варол Абдурахим Финляндиядә үткәрелә торган татар мәдәни чаралары турында сөйләде. Мәхәлләнең һәр вәкиле диярлеквәкиле җәмгыять очрашуына айга ике тапкыр килә. Биредә «Чәй кичәсе» дип аталган төп чара уза, монда чәй эчү күңел ачу, аралашу һәм фикер алышу үрелеп бара. Үзешчән җыр һәм бию ансамбльләре, зур булмаган театр труппасы шигырьләр укып, шаян күренешләр, профессиональ һәм профессиональ башкаручыларның чыгышлары белән мәдәни программалар уза.

Фин татарлары милли тарих, мәдәният, тел һәм гарәтләрне бүгенгәчә саклап килә. Финляндия татарлары тырышлыгы белән татар теле Европада яшәүче аз санлы халыклар саны буларак теркәлде. Президент Финляндиядә яшәүче милләттәшләребезгә әлеге гамәлләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде:

Сез безнең телебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап, милләтебезгә терәк булып яшисез, – диде Рөстәм Миңнеханов очрашуның рәсми өлешен тәмамлап.

Очрашу Динә Шакир, Булат һәм Бетул Хәйретдин музыкаль чыгышлары белән дәвам итте, шулай ук җәмгыятьнең татар кызлары ансамбле чыгыш ясады.

Очрашу ахырында Финляндия Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтан Бедретдин ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ТР Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура Васил Шәйхразиев  Милли шура турында мәгълүмат бирде. Анын максатлары, эшләгән эшләр, татар халкының милли стратегия турында җиткерде.

“Сез безгә үрнәк, сездә буыннар алмашы бик ачык чагыла, мәхәлләгә оныкларыгыз да килә, бу бик матур күренеш. Элеккеге һәм хәзерге җитәкчеләр  дә бергә, бер-берсенә алмашка килеп матур үрнәк күрсәтәләр, шундый вакытта гына без бердәм була алабыз. Башта Окан Дахер иде, аннан Атик Али, хәзер Гөлтән Бәдретдин”, диде Васил Шәйхразиев.

“Без зур чарага,  2020 елда узачак  ТАССР 100 еллыгына әзерләнәбез” диде ул. “Монда без бик матур музыкаль чыгышлар тыңладык. Киләсе елга сезнен хорны Казанда уза торган “Үзгәреш жиле” проектына чакырачакбыз”, диде.

Милли шура рәисе чыгышын барлык килүчеләргә зур рәхмәт әйтеп тәмамлады.

Мәжлес “Туган тел” җырын җырлап  тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*