tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Милли музеенда бүләк тапшыру көннәре
Татарстан Республикасы Милли музеенда бүләк тапшыру көннәре

Татарстан Республикасы Милли музеенда бүләк тапшыру көннәре

2018 елның 14-16 октябрендә Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры төзелү уңаеннан Татарстан Республикасы Милли музеенда бүләк итү көннәре үткәрелә.

Музей хезмәткәрләре татар китабы белән бәйле булган һәр әйберне кабул итеп алырга әзер: татар телендәге китаплар (әдәби, техник, уку басмалары) һәм башка телләргә тәрҗемәләре; авторлар һәм нәшер итүчеләрнең шәхси әйберләре (кулъязмалар, иллюстрацияләр – бик тә мөһим); татар шрифты белән язу машинкалары (гарәп графикасы, яңалиф, кириллицей); полиграфик инструментлар (литерлар, пластиналар һ.б.).

Беренче һәм дөньяда бердәнбер Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал мемориаль музей-фатиры (Татарстан Республикасы Милли музее филиалы) берничә айдан үз ишекләрен ачарга әзерләнә. Хәзерге вакытта Остров урамы, 15 нче йорт адресы буенча урнашкан музей бинасында ремонт-төзекләндерү эшләре тәмамланып килә.

1920-1940 нчы елларда биредә татар әдәбияты классигы Шәриф Камал яшәгән, аның фатиры татар зыялыларын үзенә җәлеп итү үзәге булган. Язучы үзе исән вакыттагы мемориаль мохит тулысынча торгызыла. Ә калган бүлмәләрне борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр Татар китабы тарихына багышланган экспозиция алып торачак.
Экспозициядән тыш, биредә, китапханә, медиа үзәк, иҗади очрашулар үткәрү өчен зал, зур китап кибете булачак. Анда төрле нәшриятларның китапларын сатып алырга мөмкин булачак.

Бүләк итү көннәре Татарстан Республикасы Милли музеенда 2018 елның 14нән алып 16 октябрьгә кадәр сәгать 10.00 нан 17.00 гә кадәр уза. Безнең адрес: Кремль ур., 2 нче йорт.

ТР Милли музееның матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*