tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. 
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгате. 

«Кадерле татарстанлылар, сугышта катнашкан һәм тылда тырышып эшләгән фидакарьләр!

Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Җиңү көнен – 9 майны без кешелек тарихындагы иң дәһшәтле, иң канкойгыч сугышның тәмамлануын бәйрәм итү белән генә бәйләп карамыйбыз, хәзер ул бер ил гражданнары буларак тәңгәллегебезнең аерылгысыз өлешенә, күпмилләтле халкыбызның ныклыгы, каһарманлыгы  һәм бөеклеге символына әверелде.

Тар-мар ителгән Рейхстаг өстендә совет солдаты күтәргән Җиңү байрагы бүген дә безне хәрби һәм хезмәт батырлыкларына рухландырып тора. Шагыйрь Феликс Чуев бу изге әләм турында хаклы рәвештә: «Аның тантанасы канат җәйде безнең солдатларның булып даны. Алда әле күпме җиңү! Кырык биштә шуларның беренчесе әле бары», – дип язды.

Бөек Җиңү зур югалтулар хисабына яуланды: дистә миллионнарча кеше һәлак булды, меңнәрчә шәһәр һәм авыл янып көлгә әйләнде, завод-фабрикалар җимерелде, мәдәният һәйкәлләре юкка чыгарылды. Татарстаннан гына да җиде йөз меңнән артык кеше дошманга каршы сугышка китте, шуларның өч йөз илле меңе диярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Без бу фаҗигане бер вакытта да онытмаячакбыз һәм нацистларга, аларның идеологиясе варисларына коточкыч җинаятьләрен, геноцид, баскынлык, ачлык һәм блокада   вәхшилекләрен һичкайчан кичермәячәкбез.

Җир шары яңадан глобаль куркыныч алдында торган хәзерге көннәрдә бабаларыбызның каһарманлыгын мирас итеп алган Кораллы Көчләребез Ватан чикләрендә акылсыз, агрессияле гамәлләргә һәм халыкара террорчылыкка нәтиҗәле каршы тора. Тыныч хезмәт, балаларның бәхетле киләчәге ышанычлы сакланырга тиеш!

Бүген без туган илебез азатлыгын саклап аяусыз көрәшкән, завод цехларында, колхоз кырларында, конструкторлык бюроларында Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш керткән каһарман буын вәкилләрен  – фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен тирән хөрмәт һәм олы рәхмәт хисләре белән зур бәйрәм уңаеннан ихлас котлыйбыз. Ни кызганыч, вакыт бернигә карамыйча уза һәм ул тарихи вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кешеләр саны һаман кими бара. Мөхтәрәм  ветераннар, чын йөрәктән сезгә озын гомер, бәхет һәм иминлек телим!

Яу кырында башын салган Ватан солдатлары мәңге онытылмас! Дәһшәтле сугышта җиңү яулаган каһарман халыкка мәңгелек дан!

Илгә-көнгә тынычлык, бәрәкәтле, уңышлы хезмәт, шатлыклы матур көннәр телим сезгә, хөрмәтле татарстанлылар! Җиңү бәйрәме котлы булсын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*