tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 16 медаль яулады
Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 16 медаль яулады

Татарстан спортчылары Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында 16 медаль яулады

31 августтан 9 сентябрьгә кадәр Кыргызстанның Чолпон-Ата шәһәрендә III Бөтендөнья күчмә халыклар уеннары узды. Анда Татарстан спортчылары 16 медаль: 3 “алтын”, 4 “көмеш” һәм 9 “бронза” алды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ярышларда 80 илдән 2000гә якын спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында Татарстан Республикасын 35 спортчы тәкъдим итте. Алар спортның 37 төренең алтысында катнашты.

Уеннарда Кәлимуллин Ренас (алыш, 90 кг га кадәрге авырлыкта), Галләмов Муса (алыш, 100 кг га кадәр), Павлова Татьяна (җәядән ату) җиңде һәм “алтын” яулады.

Көмеш медальгә ия булучылар: Абрамов Алексей (гореш, 62 кг га кадәр), Павлова Татьяна (җәядән ату), Фәлләхов Ислам (кыргыз көрәше, 74 кг га кадәр) һәм Чернова Катарина (җәядән ату).

“Бронза” призерлар Абрамов Алексей (алыш, 60 кг га кадәр), Садыйков Ленар (алыш, 80 кг га кадәр), Фролова Елена (алыш, 70 кг га кадәр), Закиров Илнар (кыргыз көрәше, 66 кг га кадәр), Гарипов Риназ (кыргыз көрәше, 55 кг га кадәр), Кәлимуллин Ренас (кыргыз көрәше, 84 кг га кадәр), Закиров Илнар (аба гуреш, 65 кг га кадәр), Нигъмәтуллин Ришат (самбо, 62 кг) һәм Хватков Илья (җәядән ату) булды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*