tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстаннан вокалист Айгөл Хисмәтуллина П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның «Аерым башкару» белгечлеге буенча лауреат булды
Татарстаннан вокалист Айгөл Хисмәтуллина П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның «Аерым башкару» белгечлеге буенча лауреат булды

Татарстаннан вокалист Айгөл Хисмәтуллина П.И.Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурсның «Аерым башкару» белгечлеге буенча лауреат булды

Түбән Кама музыка училищесын һәм Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Айгөл Хисмәтуллина мәртәбәле конкурста икенче урын алып, көмеш медаль яулады, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы. .

Чаллы кызы консерваторияне тәмамлаганнан соң ук Мария театрының Приморский сәхнәсе опера труппасында эшли башлый. Соңрак Альбина Шаһиморатова җитәкчелегендә Казан консерваториясе аспирантурасын тәмамлый, хәзерге вакытта Мария театры каршындагы Аткинс стипендия программасы буенча (Atkins Young Artists Program) укуын дәвам итә.

Бу безнең җырчының беренче генә җиңүе түгел. Айгөл – Франсиско Виньяс исемендәге Халыкара вокаль конкурс (Барселона, 2019), II Бөтенроссия музыка конкурсы (Мәскәү шәһәре, 2014), Борис Покровский конкурсының (Мәскәү шәһәре, 2014) беренче премиясе иясе, «Иделдә классика» фестивале (Тольятти шәһәре, 2013, 2014) һ.б. лауреаты. Ул Валерий Гергиев, Кристиан Кнапп, Павел Смелков, Валерий Трубин-Леонов һәм Алим Шахмаметьев кебек танылган дирижерлар белән чыгыш ясый.
«Аерым башкару» номинациясендә беренче урыннарда – 30 яшьлек бас иясе грек Александрос Ставракакис һәм 21 яшьлек меццо-сопрано иясе ватандашыбыз Мария Баракова.

Мусоргский Залында һәм Мария-2 сәхнәсендә узган «аерым башкару» белгечлеге буенча тыңлауларда 59 конкурсант катнашкан. Жюри составына Сара Биллингхерст-Соломон (жюри рәисе), Ева Вагнер-Паскье, Евамария Визер, Эдита Груберова, Сьюзен Грэм, Чарльз Маккей, Михаил Петренко, Матти Салминен, Джонатан Френд, Ферруччо Фурланетто, Альбина Шаһиморатова, Нил Шикофф кергән иде.

П. И. Чайковский исемендәге XVI Халыкара конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасы бүген Мәскәүдә Пашков йортында узачак. Конкурсның Гран-при иясен 29 июньдә Санкт-Петербургтагы Мария-2 сәхнәсендә лауреатларның гала-концерты вакытында игълан итәчәкләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*