tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәбрис Яруллин: Бездән соң килгән яшьләр дәвам итсен
Тәбрис Яруллин: Бездән соң килгән яшьләр дәвам итсен

Тәбрис Яруллин: Бездән соң килгән яшьләр дәвам итсен

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин Екатеринбургта Урал Федераль округында яшәүче яшьләр белән очрашты. Ул аларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды, республикада уздырылучы проектлар хакында сөйләде.

  • Кызыклы чараларны сез дә оештыра аласыз, ә без өйрәнергә булышабыз, – ди Тәбрис Яруллин.

Бу елның август аенда 200 ләп татар яшьләренә шундый укулар үткәреләчәген әйтте һәм Казанга чакырды.

– Безгә килеп проектларны ничек кызыклы итеп оештыру турында өйрәнгән яшьләр, аннары үзләренә кайтып башкаларга да сөйләр, – дип ышаныч белдерә ул.

Тәбрис Яруллин татар яшьләренә үз оешмаларының киләчәккә планнарын җыелып язарга киңәш итә.

-Ул стратегия кебегрәк булачак. Бездән соң оешмаларга килгән яшьләр аларны карар, планнарны дәвам итәр. Бу яшьләргә алга таба үсеш өчен кирәк,- ди ул.

Урал Федераль округында яшәүче яшьләр актив булып чыкты. Алар юзләрендәге проектлар хакында сөйләде. Татарча дискотекалар, дебатлар, караоке, фестивальләр, кичәләр оештыралар, татар телен өйрәнү курсларына да йөриләр. Татарча кинолар карарга да яраталар икән.

Аеруча актив татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре Казаннан үрнәк алып, охшаш проектлар да уздыра. ” Түгәрәк уен”, ” Татар яшьләре көннәре” кебек чаралар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*